Әтнә таңы

Әтнәләр, Вәсилә бәетен укыгыз!

ҖЫРЛАМАГЫЗ ӘЛЕ ҖЫРЫМНЫ... ( мәрхүмә Вәсилә бәете) автор Ирек Габдрахманов Җырламагыз әле шул җырымны, Үзәгемне минем өзмәгез! Кара гүрдә берни күрми ятам- Җаннарымны берүк телмәгез! Әткәй-әнкәй иртә ташлап китте, Ятимлектә безне калдырып! Сеңлем белән татып газапларын, Язмыш утларында яндырып! Газиз сеңлемне дә аямады, Ачы язмыш салды гүрләргә! Төннәр буе елап...

ҖЫРЛАМАГЫЗ ӘЛЕ ҖЫРЫМНЫ...

( мәрхүмә Вәсилә бәете)

автор Ирек Габдрахманов

Җырламагыз әле шул җырымны,

Үзәгемне минем өзмәгез!

Кара гүрдә берни күрми ятам-

Җаннарымны берүк телмәгез!

Әткәй-әнкәй иртә ташлап китте,

Ятимлектә безне калдырып!

Сеңлем белән татып газапларын,

Язмыш утларында яндырып!

Газиз сеңлемне дә аямады,

Ачы язмыш салды гүрләргә!

Төннәр буе елап чыккан чаклар,

Башларымны каплап мендәргә!

Җырламагыз әле шул җырымны,

Бәгыремне генә телмәгез!

Мин күргәнне дускайларым берүк,

Төшләрегездә дә күрмәгез!

Җыр сайладым гомер юлым итеп,

Бар җанымны салдым җырларга!

Җырым белән бастым сагышымны-

Җырым белән яттым йокларга!

Җырым белән Бәхетемне таптым,

Илгиземне - насыйп ярымны!

Канат үсте кабат иңнәремә-

Очып җырлый идем җырымны!

Әти-әниле дә булдым кабат,

Тормышыбыз гөлгә күмелде!

Язмыш сары сарган күзләремә-

Бәхет очкыннары сибелде!

Тиздән туды газиз улыбыз да,

Реклама

Шатлыгымның чиге булмады!

Илгизкәем сөенечтән инде-

Йолдызларга гына кунмады!

Җырламагыз әле шул җырымны,

Йөрәгемә яра салмагыз!

Хаталарым әгәр булган булса-

Миңа ачу саклап калмагыз!

Кәримебез безне сөендерде,

Сизелмәде көннәр үткәне!

Рәхмәт укып Аллам Тәңремә,

Барчагызга бәхет теләдем!

Бар хыялым бер кыз табу иде,

Ходай бүләк итте кызымны!

Тик язмаган икән бер язмагач,

Үстерергә кызым-сабыйны!

Кара гүрдә ятам сезне уйлап,

Балаларым...Газиз Илгизем!

Сабыйларны берүк ятим итмә-

Бар назыңны өләш Газизем!

Бәхетемне таптым дигән идем,

Менә инде үзем югалдым!

Кемнәрнеңдер ялгышлыгы белән-

Бакыйлыкка карап юл алдым!

Җырламагыз әле шул җырымны,

Бәгыремне зинһар телмәгез!

Җаным кайтыр ак күбәләк булып-

Җаннарыма берүк тимәгез!

Бәхетемне таптым дигәндә

Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы соңга юлга озаттылар. "Туган як", "Әйтелмәгән мәхәббәтем", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы 26 гыйнварда Уфадагы хастаханәдә вафат булды. Вәсиләнең авыр хәле турындагы хәбәр гыйнвар урталарында ук таралган иде. Ул реанимациядә үлем белән көрәште. Декабрь азагында Вәсиләнең кыз баласы дөньяга килде. Иртәрәк туганга күрә, сабый табиблар карамагында кала, ә җырчыны өенә кайтаралар. Тик берничә көннән Вәсиләнең хәле авырлаша, аны ашыгыч рәвештә, Уфадагы Республика клиник хастаханәсенә салалар, берничә операция ясыйлар. Табиблар аның гомере өчен озак көрәшә. Тик коткарып кала алмадылар. Әйе, бу урында аның ни сәбәптән вафат булганы турында да, XXI гасырда - медицинаның көчле чорында ничек кешегә бала тапкан вакытта ярдәм итә алмаганнар соң, дип өзгәләнеп сораулар бирергә мөмкин. Дөрес сораулар. Әмма Аллаһ Тәгаләдән узып булмый. Үлеменең сәбәбе табыла. Кызганыч, бик кызганыч, ышанасы килми. Үзе дә ятим үскән Вәсиләнең ике баласы да ятим калганга йөрәк сыкрый. Улы Кәримгә - 5 яшь, ә кыз бала әле кырык көнен дә тутырмаган. Вәсилә, олы кеше дә кичерә алмаслык авырлыклар аша узып, югалтуларны кичереп, ниһаять, үз гаиләсен корып, ире, баласы белән бәхетле тормышта яши башлаган гына иде. Бу бәхетле тормыш та озакка сузылмады. Вәсиләгә 10 яшь булганда, әтиләре үлеп китә. Әнисе кулында ул һәм имчәк баласы - сеңлесе Әлфия кала. Акчасызлык чорына туры килә бу хәлләр. Аннары берничә елдан кызлар әнисез дә кала. Ике ятим бала әби-бабасы карамагына күчә, ләкин озак та үтми, алар да бакыйлыкка күчә. Вәсиләгә ул вакытта - 19, училищены тәмамлаган гына, сеңлесенә - 9 яшь. Аны интернатка, ятимнәр йортына бирәсе килмичә, юклы-барлы әйберләрен җыя да, сеңлесен ияртеп, Башкортстанның Белорет шәһәреннән Уфага чыгып китә Вәсилә. Бер туганың да, яклаучың да булмаган килеш, зур шәһәргә килеп кер әле син! Тәвәккәл, кыю да булган үзе. Ә андый булмыйча кая барасың?! Сеңлесе өчен ул җавап бирә бит. "Без беркемгә кирәкми идек. Уфаның бер тулай торагына килеп урнаштык. Рәхмәт, керттеләр, ирләр ягындагы бер кечкенә бүлмәне бирделәр, анда ишекләр дә ябылмый иде. Беребез ишекне тотып тора, икенчебез ул вакытта юына идек. Аннары тормыш бераз җайланды, Әлфияне мәктәпкә урнаштыра алдым. Ә үзем училищедан соң Уфаның сәнгать институтына укырга кердем. Ләкин укырга өлгермәдем, көзен Айдар Галимов белән гастрольләргә чыгып киттем", - дип сөйләгән иде ул. Айдар Галимов белән җырлаганда, аңа популярлык ишелеп төшә. Аның "Туган як", "Әйтелмәгән мәхәббәтем" җырларын татар белән башкорт кына түгел, урыслар да шашып яратып тыңлады. "Туган як" - әле дә башка милләтләр арасында иң танылган һәм яратып тыңланган татар җыры. Вәсиләгә Аллаһ Тәгалә сәләтне мулдан бүләк иткән, төс-кыяфәткә дә аһ итәрлек җырчы иде ул. Әмма аның сәхнәгә исе китмәде. "Мин сеңлем белән якынрак булырга тиеш", - диде дә сәхнәне ташлады. Аның популярлыгы күпләрнең төшләренә дә керми иде, Вәсиләнең бу адымын ялгышлык дип кабул итүчеләр дә булгандыр, ә ул барыбер гаилә кыйммәтләрен кадерлерәк күрде, тормышын үзгәртте. "Ике ел эчендә сәхнәнең ялтыравык ягын да, пәрдә артын да күрдем. Минем өчен бу мәгълүмат ташкыны артык күп иде. Яхшысын да, начарын да күреп туйдым, арыдым. Аннары гастрольләргә чыгып киткәндә, Әлфия үзе генә кала иде. Йә интернатта калдырырга, йә бала караучы ялларга туры килде. Аның белән аз аралашуым күңелне кырды, сеңлемә якынрак буласым килде. Тамакны туйдырырлык һөнәр үзләштерергә тиешмен дип, үз көчем белән икътисад факультетына укырга кердем. Уку белән беррәттән кирпеч заводына икътисадчы булып эшкә урнаштым. Әлфия белән бергә яшәгәнгә ул да, мин дә куанып бетә алмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм, төннәрен елап уздырган чаклар еш булды. Тик җырламаска дип карар иткәнсең икән, түз, эшлә, алга бар. Беркайда чыгыш ясамадым, бер генә банкетка да бармадым. Бермәлне банкетта җырлар өчен 120 мең сум тәкъдим иттеләр. Ә мин ул вакытта заводта 2200 сумга эшләдем. Ризалашмадым. Авыр иде. Сигез ай хезмәт хакын алмаган чаклар да булды, концертлар белән эшләгән акчаны кысып тоттык. Кешеләр дә күп булышты", - дип сөйләгән иде Вәсилә. Матур гына яшиләр алар икәүләп, тормышларын җайлыйлар. Әмма көтмәгәндә генә язмыш тагын тез астына китереп суга Вәсиләнең. 2006 елда ул бердәнбер туганы Әлфияне югалта. Сеңлесе 17 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. "Минем өчен дөнья бетте, аны җирләгәннән соң, ярты елның ничек узганын бөтенләй хәтерләмим. Ул вакытта динне өстән-өстән генә белгәнмен, ул чактагы фикерләрем өчен хәзер оят. "Ник миңа килде бу кайгы? Нигә тагын мин? Ник соңгы кешемне тартып алды?" - дип аптырадым. Тормышка шулкадәр ачулы, нәфрәтле идем. Хәзрәт барысын да бик җиңел итеп аңлатты, тормыш икенче яктан ачылды. Мине акылдан язудан кешеләр арасына чыгу, концертлар оештыру гына коткарды. Аллаһы Тәгалә үзе этеп чыгарды сәхнәгә. Сеңлемне югалтудан соң оештырган концертлар мине яраткан кешем белән очраштырды. Бар нәрсә үзгәрде! Аллаһ рәхмәте белән, авырлыклар аша узып, үз бәхетемне таптым. Илгиз белән танышуыбыз тормышымны үзгәртте, - дип, мәхәббәт тарихын сөйләп утырган иде безгә.

- Әткәй-әнкәйле булдым, улым Кәрим белән өйдә утыру, аны тәрбияләү шундый ләззәтле, кызлар!" Бәхетенә сөенеп, башкаларга да шуны тели иде. Ул бик бәхетле иде гаилә коргач... Кәримнән соң кыз бала алып кайту турында хыялланган. Аллаһ Тәгалә баланы якты дөньяга китергән, тик аны сөеп-назлап кына үстерергә насыйп булмаган Вәсиләгә. Бик кыска булды шул үзен бәхетле итеп тойган тормышы... Бу язма Вәсилә рухына дога булып ирешсен. Аллаһы Тәгалә сабыйларын рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Бу балаларны ярата, аңлый, җанын иркәли торган миһербанлы кеше табылсын, ятимлек ачыларын тоймый үссеннәр дип телибез. Бәхил бул, Вәсиләкәй, урының җәннәттә булсын!

Римма Бикмөхәммәтова,

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: