Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Яңа елдан яңача була, ишеттегезме?

2016 елның 1 гыйнварыннан, 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы 63нче Законга үзгәрешләр керә. Матди ярдәм күрсәтү буенча Республика Үзәгенең Әтнә районындагы 11нче бүлек мөдире Гөлнара Насыйбуллинадан моңа аңлатма бирүен сорадык. Хәмит БАДИКОВ - Бу үзгәрешләр кемнәргә кагыла һәм нинди тәртиптә була?...

2016 елның 1 гыйнварыннан, 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы 63нче Законга үзгәрешләр керә. Матди ярдәм күрсәтү буенча Республика Үзәгенең Әтнә районындагы 11нче бүлек мөдире Гөлнара Насыйбуллинадан моңа аңлатма бирүен сорадык.

Хәмит БАДИКОВ

- Бу үзгәрешләр кемнәргә кагыла һәм нинди тәртиптә була?

- Законның төп принцибы - халыкка социаль яклау чараларын адреслы итеп, мохтаҗлык буенча бирү. Үзгәрешләр исә ташлама алучы хезмәт ветеранына һәм гади пенсионерга кагыла. Районда 742 хезмәт ветераны ташламалардан файдалана, 1704 гади пенсионер юл акчасы ала. Хезмәт ветераны өчен юл акчасы - 399 сум күләмендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен норматив буенча субсидия - 50 %, телефон түләүнең абонемент өлешенә 50 % ташлама каралган. Болар 1 гыйнвардан башлап, хезмәт ветераны ташламасына ия булучылар өчен каралган. Яңа Закон буенча бу ташламалар керемнәрдән чыгып исәпләнә. Керемнәр турындагы мәгълүматлар Пенсия фондыннан алына, әгәр ул 20000 сумнан артык икән, ташлама билгеләнми. Ләкин үз гаризасы нигезендә, гади пенсионер буларак 280 сумлык юл акчасы ташламасына күчә ала. Әгәр кереме 20000 сумнан ким булса, юл акчасы да, торак-коммуналь хезмәтләргә дә ташламалар үзгәрешсез кала. Ләкин телефон хезмәте өчен ташламада үзгәреш була.

- Бу үзгәрешләр "Хезмәт ветераны" буларак ташлама алучы барлык кешегә дә кагыламы?

- Агымдагы елның 31 декабренә кадәр "Хезмәт ветераны" буларак ташламалар алучыларга бары телефон хезмәтләренең ташлама өлешендә генә үзгәрешләр була, ә түләү тарифы 180 сумнан чыгып исәпләнә. Димәк, 50 % ташлама - 90 сум була.

- Яңа елда тагын нинди үзгәрешләр көтә һәм алар кемнәргә кагыла?

- ТР МКның 2004 елның 17 декабрендә дөнья күргән 542нче карарына да үзгәрешләр керә. Монысы - бернинди ташламасы булмаган гади пенсионерның юл акчасы буенча. Монарчы 399 сум алдылар, 1 гыйнвардан ул да керемнәргә бәйле рәвештә исәпләнә. Әгәр пенсионерның кереме 20000 сумнан ким булса, юл акчасы гыйнвардан башлап 427 сум була. Әгәр кереме 20000 сумнан артык булса, 280 сумга кала. Пенсионер кереме турындагы мәгълүмат электрон рәвештә Пенсия фондыннан алына.

- Керемнәр ничек исәпкә алына?

- Кешенең үзенең генә һәм алдагы 6 айлык кереме исәпкә алына. Бу мәгълүматлар 6 айдан соң озайтыла, яңартыла. Исәпләүләр автомат рәвештә башкарыла, социаль бүлегенә килеп йөрергә кирәкми. Әгәр дә үзенең керемнәре турындагы мәгълүмат белән риза түгел икән, бу хакта белешмә алып килә ала. Ай саен килүче коммуналь хезмәтләргә түләү счет-фактурасы артында бу хакта мәгълүмат булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев