Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, яңа һөнәри бәйрәм

18 декабрь - Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. (Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул ителгән карар нигезендә, 18 декабрь Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы...

18 декабрь - Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул ителгән карар нигезендә, 18 декабрь Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева депутатлар каршында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада бу өлкәдә 250 хезмәткәр эшли. "ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре кешенең тууынннан алып, гомеренең азагына кадәр булган чараларда катнаша. Алар тормышта булган иң мөһим вакыйгаларның шаһиты. Ел саен без 150 мең гражданлык хәле актларын теркибез, 300 меңгә якын юридик яктан мөһим булган гамәлләр кылабыз", - диде Альбина Шәвәлиева чыгышында. Ул шулай ук ГХАТ идарәсе вәкилләренең гаилә институтын ныгыту өстендә эшләвен, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруын билгеләп үтте. "Ил күләмендә 10 меңнән артык ЗАГС хезмәткәре эшли. Билгеле инде, аларның күбесе хатын-кызлар. Татарстан Республикасында гражданлык актларын теркәү вәкаләте 2 кала округы, 43 муниципаль районга һәм 869 җирле үзидарәләргә тапшырылган. Бу өлкәдә республикада барлыгы 250 белгеч хезмәт куя", - дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Шунысы да мәгълүм, 2017 елның 18 декабрендә Россиядә ГХАТ идарәсе оешуга 100 ел тулачак. Шунлыктан, республиканың ЗАГС хезмәткәрләре көнен үткәрү бу көнгә билгеләнгән. Әлеге тәкъдимне парламент депутатлары бертавыштан диярлек кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев