Әтнәләр яңа павильонны күрдегезме?
"Олы Әтнәдән Арча ягына чыгып киткәндәге тукталышта павильонны сүткәннәр, кем эше икән?", - дип шалтыратканнар иде. Борчылучылар да булды, яңгырлы, суык көннәрдә ярый иде әле, ышыкланырга була иде, дип тә әйттеләр. Озак та үтмәде, әлеге сүтелгән буш урынга яңасын китереп куйдылар. Эшләүчеләре - ОАО"Татавтодор" ның Арча филиалы Әтнә участогы хезмәткәрләре....
"Олы Әтнәдән Арча ягына чыгып киткәндәге тукталышта павильонны сүткәннәр, кем эше икән?", - дип шалтыратканнар иде. Борчылучылар да булды, яңгырлы, суык көннәрдә ярый иде әле, ышыкланырга була иде, дип тә әйттеләр.
Озак та үтмәде, әлеге сүтелгән буш урынга яңасын китереп куйдылар. Эшләүчеләре - ОАО"Татавтодор" ның Арча филиалы Әтнә участогы хезмәткәрләре. Зуррак та, матуррак та, уңайлырак та. Халык рәхмәтен кабул итегез, шәфкатьле юлчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев