Әтнәләр ял көннәрен күңелле итеп Казанда уздыра алалар
2 июль көнне Казанның "Кырлай" паркында туңдырма бәйрәме уза, ул 8 сәгать дәвам итә. Моннан тыш "Казан" гаилә үзәге янында ачык һавада кино күрсәтәләр. Теләүчеләр "Казан-ринг"та супербайк - мотоциклларда узыш буенча Россия чемпионатын күзәтә ала. 3 июль көнне "Яшел Фитнес"та катнашу мөмкинлеге туа. М.Горький паркына яшел төстәге киемнәр киеп кенә...
2 июль көнне Казанның "Кырлай" паркында туңдырма бәйрәме уза, ул 8 сәгать дәвам итә. Моннан тыш "Казан" гаилә үзәге янында ачык һавада кино күрсәтәләр. Теләүчеләр "Казан-ринг"та супербайк - мотоциклларда узыш буенча Россия чемпионатын күзәтә ала. 3 июль көнне "Яшел Фитнес"та катнашу мөмкинлеге туа. М.Горький паркына яшел төстәге киемнәр киеп кенә килегез, күңелле бүләкләр алачаксыз. Монда балалар өчен махсус уен зоналары була, шул ук ук вакытта мини-футбол, пляж волейболы, ук ату, батутта сикерү мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев