Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, ялгышларыбызны төзәтик

Дин һәм без Һәрбер мөселман кыла торган гамәлләрен, эшләрен "Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим" дип башлый. Мәгънәсе: куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынам. "Бисмилләһир рахмәәнир-рахиим". Мәгънәсе: "Мәрхәмәтле һәм Рахимле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне, дип әйтергә тиеш. Игътибарсызлыгыбыз аркасында шушы сүзләрне дөрес итеп әйтмибез. Берәүләр "Бисмилләһи рахмани рахим", дип әйтсә,...

Дин һәм без

Һәрбер мөселман кыла торган гамәлләрен, эшләрен "Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим" дип башлый.

Мәгънәсе: куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынам. "Бисмилләһир рахмәәнир-рахиим". Мәгънәсе: "Мәрхәмәтле һәм Рахимле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне, дип әйтергә тиеш. Игътибарсызлыгыбыз аркасында шушы сүзләрне дөрес итеп әйтмибез. Берәүләр "Бисмилләһи рахмани рахим", дип әйтсә, кайберәүләр "Бисмилла рахмани рахим" дип, тагын да кыскартыбырак әйтәләр. Болай әйткәндә Аллаһы Тәгаләнең исем-сыйфатлары бозыла. Шуның аркасында укыган Коръән сурәләрен, аятьләрен, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итмәскә мөмкин. Иң беренче үзебездөрес итеп әйтергә өйрәнеп, балаларыбыз, оныкларыбызны да өйрәтергә кирәк.

Икенче ялгышыбыз - тормышыбызда күп кулланыла торган "Аллаһу әкбәр", дигән сүзләр. Мәгънәсе: "Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән олуграк"- шушы сүзләрне бозып, "Алла хәкбәр" дип асатлаштырып әйтүчеләр күп. Борын заманнарда ук әйтелгән бер гыйбарә бар: "Мөселман булып манарага менә, кяфер булып төшә", дип азан сүзләрен дөрес әйтмәгән мәэзин турында әйткәннәр.

Өченче кимчелегебез - "Ходай" дигән сүзне күп кулланабыз. Аллаһы Тәгаләнең исем-сыйфатларында Ходай дигән сүзз юк. Бу турыда дин галимнәребез язгалады инде. Берничә исем-сыйфатларын язып үтәм. Мәүҗүд- бар дигәнне аңлата. Әхәд- бер, Хәййү- тере, Галим-белүче, Сәмигъ - ишетүче, Ббасыйр-күрүче, Мөтәкәллим - сөйләүче, Кадир-көчле, Рабби-тәрбия кылучы һәм хуҗа булучы дигәнне аңлата. Бу исем-сыйфатны "Раббым" дип күп кулланабыз. "Ходай" , дигән сүзне борын заманнардан ук кулланып килгәннәр. Халыкта, язучыларда, дин галимнәре дә бу сүзне Аллаһы Тәгалә дигән исем урынына кулланганнар. Мисал китерәм: "Әмма ләкин татарга да илчеңне биргәнсең Ходай! Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай ",- дип язган Йосыфибн Ягъкуб. Балаларга "Ходайбирде", дигән исем дә кушканнар. Мәктәп елларында укыыыган бер хикәя истә калган: "Ходайбирде"нең күлмәге юк, ыштаны тишек", дигән сүзләр. Хәзерге вакытта андый исемне кушмыйлар. 18 ел мулла булып эшләү дәверемдә андый исем кушмадым. Бу исем башка төрки халыкларда да күп кулланыла, әмма халыкка ничек килеп кергән, мине ышандырырлык итеп язганнарын укыганым юк.

Газиз дин кардәшләрем! Динебез ислам дине- хаклыкка, сафлыкка, яхшылыкка өйрәтүче дин. Аллаһы Сөбхәәнәһү вә тәгалә белеп вә белми кылган кимчеле, хаталарыбызны төзәтеп, тазалыкта, тынычлыкта, муллыкта, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп кылса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев