Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ялгыз каз тавышы ишетә

Яз якынлашуга табигатьтә үзгәреш башлана. Урманнан тукранның "җеп каткан" тавышы килә башлый. Козгын, ала каргалар оя кору хәстәрен күрә башлыйлар. Беренче кара каргалар килә безнең якларга. Һәр җан иясенә яз шатлыгы килә. Өлкәннәр дә капка төпләренә чыгып гәп кора башлый, табигатькә хозурланып. Күңелләргә сагыш, моң салып кыр казлары, торналар безнең...

Яз якынлашуга табигатьтә үзгәреш башлана.
Урманнан тукранның "җеп каткан" тавышы килә башлый. Козгын, ала каргалар оя кору хәстәрен күрә башлыйлар. Беренче кара каргалар килә безнең якларга. Һәр җан иясенә яз шатлыгы килә. Өлкәннәр дә капка төпләренә чыгып гәп кора башлый, табигатькә хозурланып. Күңелләргә сагыш, моң салып кыр казлары, торналар безнең якларга юл ала. Әмма ялгыз кыр казы моңсуланып очканда күңел тулып, күзләргә яшь килә. Язның матурлыгы югалган кебек була. "Әй кеше! Ник атасың ул мескен кошларга!" - диеп кычкырасы килә. Табигать-анабыз да үпкәлидер кешенең бу явызлыгына.. Күпме су басулар, яшеннәр зыян сала, бозлар явып күпме зыян килә. "Чибәр күл" хәвефләре, җир тетрәүләр... барысы да Табигать-ана рәнҗүедер кешегә.
Изге рамазан аенда барчабызның күңелләренә шәфкать иңсен иде. Әле рәхмәт, "Ашыт" тыюлыгында мылтык тавышы юк диләр. Башка урыннарда да яз көне ату тавышы ишетелмәсен, моңсу каз тавышы килмәсен иде. Төркем башлыгы атылса, ул төркемдәге казлар һәлак була икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев