Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр янгыннан сак булыйк

Мөнәсәбәт Ут - күздән сак булыйк Карактан кала, янгыннан калмый, - диләр безнең татарда. Дөрестән дә, карак бөтен нәрсәңне күтәреп чыга алмый, ә менә янгыннан өең генә түгел үзеңнең дә исән калуың икеле. Статистика буенча, кеше үлеменә китерә торган янгыннарның күбесе торак секторында килеп чыга. Биш баланың һәм аларның әниләренең...

Мөнәсәбәт

Ут - күздән сак булыйк

Карактан кала, янгыннан калмый, - диләр безнең татарда. Дөрестән дә, карак бөтен нәрсәңне күтәреп чыга алмый, ә менә янгыннан өең генә түгел үзеңнең дә исән калуың икеле.

Статистика буенча, кеше үлеменә китерә торган янгыннарның күбесе торак секторында килеп чыга. Биш баланың һәм аларның әниләренең үлеменә китергән янгын турында да күпләрегез хәтерлидер. Дөрестән дә, янгын килеп чыгу куркынычы иң беренче чиратта аз керемле, авыр хәлле гаиләләргә яный. Ни өчен дигәндә, күп кенә очракта электр энергиясе өчен түләргә акчалары булмый, яисә бүтән сәбәпләр белән уяулыкны оныталар. Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре бу куркынычны туктатуга караганда, аны бөтенләй булдырмау ансатрак дип саный. Социаль ярдәм бүлеге белән берлдектә моның өчен күп кенә чаралар да күрелә. Бергәләп авыр хәллеләрнең өйләрендә булалар, йорт - җирләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә килү - килмәвен тикшерәләр. Соңгы вакытта мондый өйләргә янгын турында кисәтүче приборлар да куялар. Әлеге прибор аз гына күләмдә дә төтен исе чыкса махсус авазлар чыгарып тавыш бирә. Димәк, янгын килеп чыгу куркынычы турында хәбәр итә.

Татарстан республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, 18 санлы янгын бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин, район прокуроры ярдәмчесе Шамил Сабиров, "Гаилә һәм балалар" социаль ярдәм бүлеге мөдире Гүзәлия Садретдинова һәм шул бүлекнең социаль педагогы Алсу Мамадҗанова белән берлектә социаль ярдәм бүлегендә авыр хәлле, аз керемле буларак исәптә торучы берничә гаиләдә булып, әнә шундый приборлар урнаштырдылар. Прибор өйнең һәр бүлмәсенә куела. Ә бу исә киләчәктә янгынны кисәтү максатын күздә тота.

Дөресен генә әйткәндә, мондый өйләрнең күбесенә газ кертелмәгән, элеккеге мичкә утын ягучылар да бар. Янгын бүлеге хезмәткәрләре өй хуҗаларына үзләренең киңәшләрен бирделәр, махсус белешмәләр тапшырдылар. Бу уңайдан укучыларыбызның да тагын бер кат исләренә төшереп узасы килә - янгын килеп чыккан очракта (Аллам сакласын), төтен, бинада температура күтәрелгәнен сизсәгез - бүлмәдән чыгып, ишекне биксез генә ябып куегыз. "01" яки "112"телефонына шалтыратып, янгын сагын чакыртыгыз. Шул ук вакытта адресыгызны - урам исемен, йорт номерын, янгын урынын һәм фамилиягезне әйтергә онытмагыз. Утларны сүндерегез, газны өзегез. Төтенләнгән бүлмә буйлап бары идән буйлап шуышып яисә борыныгызга юеш чүпрәк каплап кына хәрәкәт итегез. Мөмкинлегегез булса янгын сагын урамга чыгып каршы алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев