Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, яран гөленең файдасын беләсезме?

Кухняда ашык-пошык аш-су әзерләгәндә кинәт бармакка пычак эләгеп, кан киттеме? Кыйммәтле майлар, препаратлар эзләп вакытыңны уздырма. Һәрбер өйдә диярлек үсеп утыручы яран гөле яфрагын чиста суда чайкап, ярага куйсаң, кан агуны тиз туктатыр. Башың чатнап авыртканда да яранны искә төшер. Яраняфрагын беләзек тирә­сен­дәге кан тамыры өстенә куеп торсаң, югары кан...

Кухняда ашык-пошык аш-су әзерләгәндә кинәт бармакка пычак эләгеп, кан киттеме? Кыйммәтле майлар, препаратлар эзләп вакытыңны уздырма. Һәрбер өйдә диярлек үсеп утыручы яран гөле яфрагын чиста суда чайкап, ярага куйсаң, кан агуны тиз туктатыр.

Башың чатнап авыртканда да яранны искә төшер.

Яраняфрагын беләзек тирә­сен­дәге кан тамыры өстенә куеп торсаң, югары кан басымыннан котылырсың.

Невралгия чире борчыса, яңа өзелгән яфракны авырткан урынга куеп, өстеннән җылы шарф белән бәйлиләр. Яфракны көнгә берничә мәртәбә алыштыралар.

Баш авыртуын басу, кәефне күтәрү, арыганлыкны бетерү өчен, яран гөлен берничә минут иснәү дә җитә. Аннан төнәтмә дә ясарга була. 1 аш кашыгы ваклап туралган яфракка 2 стакан кайнап суынган су салгач, өстен кап­лап, 8 сәгать төнәтәләр. Аны көн дәвамында аз-азлап эчәләр.

Бәйрәм арасында күп йөри­без, күп аралашабыз. Борынга томау төшүен сизәсең икән, ныклап чирләп китмәс өчен, борын эчен яран яфрагы белән ышкуның файдасы бар.

Организмны ныгытыр өчен 200 грамм яран яфрагы белән 500 грамм мүк җиләген иттарткыч аша чыгарып, 2 литрлы банкага тутыралар. Бер тәүлек тоткач, 1 килограмм бал кушып болгаталар. Катнашманы көнгә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 бал кашыгы эчәләр.

Ангина һәм башка тамак төбе чирләреннән дәвалану өчен 2-4 бал кашыгы вакланган яфракка 2 стакан кайнар су коялар һәм 10 минут төнәтәләр. Шуның белән тамакны чайкыйлар.

Күздә катаракта булганда, хрусталик томанлана. Аны операция ясатып алыштырырга кирәк. Әгәр катаракта диагнозын күптән түгел генә куйганнар икән, аның үсешен тоткарлау өчен табиб билгеләгән даруларны эчүдән тыш, яран да кулланыгыз. Аның 1-2 тамчы сыгынтысын күзгә салу күрүне яхшыртачак.

("Ватаным Татарстан", /№ 1, 07.01.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев