Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр яратырга өлгергән Тәртип FM радиосы ябылырга мөмкин

Римзил Вәлиев һәм Марат Бикмуллин татар телле радионың ябылуы татар халкы өчен зур югалту булачагын билгеләп уздылар. (Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казандагы FM дулкыннарда эшләүче өч татар радиосының берсе - "Тәртип FM" радиостанциясе ябылып, 93.5 FM ешлыгында Мәскәүнең Эшлекле радиосы сөйли башлавы көтелә. Роскомнадзор сайтында урын алган мәгълүматтан...

Римзил Вәлиев һәм Марат Бикмуллин татар телле радионың ябылуы татар халкы өчен зур югалту булачагын билгеләп уздылар.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казандагы FM дулкыннарда эшләүче өч татар радиосының берсе - "Тәртип FM" радиостанциясе ябылып, 93.5 FM ешлыгында Мәскәүнең Эшлекле радиосы сөйли башлавы көтелә. Роскомнадзор сайтында урын алган мәгълүматтан күренгәнчә, Business FM ның шушы ешлыкта эшләве өчен лицензия 2022 елга кадәр бирелгән. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенең: "Тәртип FM" ябылу турындагы сүз дөресме?" дигән соравына радиостанциянең генераль директоры Марат Ибләминов "Имеш-мимешләргә җирлек бар" дип җавап бирде, әмма тулырак комментарий бирүдән баш тартты.

Искәртеп үтик, Зөфәр Ганиев һәм Марат Ибләминов "Тәртип" радиосы белән генә түгел, 88.9 FM ешлыгында эшләгән "Дорожное радио" һәм 106.8 FM ешлыгында эшләгән "Европа Плюс" радиостанцияләре белән дә идарә итеп килде.

Классик җырлар, классик шагыйрьләрнең шигырьләрен яңгыратуга өстенлек биргән "Тәртип"не күпләр, аеруча өлкәнрәк буын вәкилләре яратып тыңлады.

"Тәртип FM" өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә бик кирәк иде!

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә үз фикерләрен җиткерде. "Бу начар фал, мондый форматтагы радио башка юк. Бүгенге эстрадада заманча яшьләр шырдый-бырдый җырлар җырлый дип сүгәбез. Өлкән буынга гына түгел, классик музыка, классик әдәбият тыңлау яшь буынга да бик кирәк иде ул. Өлкән буын, картлар дип кенә көләргә ярамый. Классик җырчыларны, классик репертуарны яшьләр ишетмәсә, безнең милләт юкка чыгарга мөмкин. Бу радионы ачкан егетләр үз көче белән шулкадәр зур эш башкарды. Ничек тә җаен табып, бу эшне дәүләт ярдәме белән тергезергә кирәк дип саныйм. Бизнес-проект түгел бит бу, милли үзаң турында сүз бара", - дип әйтте Римзил Вәлиев.

Бу зур югалту!

Римзил Вәлиев һәр радиостанция үз урынында булуын, һәркайсының үз аудиториясе булуын билгеләп узды. "Татар" радиосы заманча эстрадага йөз тотса, "Болгар" радиосының үз аудиториясе бар, дәүләт радиосының, шулай ук, Мәскәү тавышы, драматик тапшырулар белән бергә үз йөзе. Ә моның ("Тәртип"нең - ТИ) үзенең кабатланмас нигезе бар. Аны тергезергә яки шундый ук башка радио ачарга кирәк. Хәзерге вакытта милләтне, телләрне, милли үзаңны саклау буенча дәүләт программалары бар. Минемчә, шушы программалар аша тиз арада җаен табарга кирәк", - дип белдерде Римзил Вәлиев.

Ул республика җитәкчелегенә дә радионың кирәклеген ышандыру юлын табу мөһим дигән фикердә. "Бәлки, татар конгрессы, депутатлар тотынырга тиештер. Ибләминов "Татмедиа"да да эшләде, мин аның бу эшен хуплый идем. Моңа җитди карарга кирәк. Хәзер татар радиолары ачылмый, ябыла гына бит, ешлык бирмиләр. Бу дөрес, ярый торган эш түгел. Бу зур югалту. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк", - дип белдерде Римзил Вәлиев.

өкүмәт татар радиостанцияләренә ярдәм итәргә тиеш"

Шәһәр думасы депутаты, "Курай" радиосына нигез салган Марат Бикмуллин "Тәртип FM" радиостанциясе эшчәнлегенең күбрәк энтузиазмга корылганын билгеләп узды. "Сертификат алганда ук, озак эшли алмаячагын сиздем, чөнки "финанслау мендәре" юк иде. Әлбәттә, бу зур югалту. Марат Ибләминовның радионы саклап калуга ярдәм таба алмавы кызганыч", - диде Бикмуллин.

Ул тиздән 20 елын тутыручы "Курай" радостанциясенең дә, нигездә, энтузиазм белән эшләвен билгеләп үтте. "Минемчә, безнең Хөкүмәт татар радиостанцияләренә ярдәм итәргә тиеш, чөнки татар радиостанцияләре милли мохитнең мөһим өлеше. Без үзебез дә ничә еллар FM ешлыгы алырга тырыштык, хәтта 3 млн сумга якын акча кертеп, үзебезнең ешлыкны ясадык. Аннары аны конкурс нигезендә "матур гына" итеп студентлар радиосына дигән булып тартып алдылар, аннары Мәскәүгә саттылар. Без ешлыксыз калдык кына түгел, бездән, татар радиостанциясе бюджетыннан, сарыф ителгән 3 млн сумны тартып алдылар. Ул вакытта бу бик зур акча иде. Хәзер без УКВ (ультракыска дулкын - ТИ) да эшлибез, җитәрлек күләмдә реклама җыя алмыйбыз, чөнки радиоприемникларның барысында да ул ешлык юк", - дип, зарын белдерде Марат Бикмуллин.

"Татар радиостанцияләренә комачауламасыннар иде"

Марат Бикмуллин үсешкә этәргеч булмаса да, һичьюгы, комачауламаска, ким дигәндә, татар радиостанцияләреннән ешлыкны тартып алуга юл куймаска кирәк, дип саный. "Әгәр без барысын да ябып, тартып ала башласак (безнең очрактагы кебек), ул вакытта бөтенләй берни калмаячак. Әгәр без Татарстанда мәдәниятебезне сакламасак, дөньяда татарлар милләт буларак юкка чыгачак. Әле кичә генә Тинчурин театрында Габделфәт Сафин концертында булдым. Мин мәдәниятебезнең никадәр көчле булуын, аңа ихтыяҗ зур булуын күрдем. Бер рус хатыны җырның эчтәлеген аңламаса да, шулкадәр алкышлап, татар көенә мөкиббән булып утырды. Татар мәдәнияте - безнең милләтнең генә түгел, бөтен дөньяның хәзинәсе", - дип тәмамлады фикерен Марат Бикмуллин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев