Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ярдәм кирәк

Мулла Минһаҗетдин кызы Минһаҗетдинова Ләмига 1904 елда туган. Ләмигага 5 яшьләр чагында башта аның әнисе үлә, озак тормый әтисе дә вафат була. Кыз туганы Сайгелбанат белән икесе алар тома ятим калалар. Кызларны әнисенең бертуган абыйсы мулла һәм "Чибәр абыстай" тәрбияләп үстерәләр. Сайгелбанат шул авылда чама белән 1948-1950 елларга кадәр яши....

Мулла Минһаҗетдин кызы Минһаҗетдинова Ләмига 1904 елда туган. Ләмигага 5 яшьләр чагында башта аның әнисе үлә, озак тормый әтисе дә вафат була. Кыз туганы Сайгелбанат белән икесе алар тома ятим калалар. Кызларны әнисенең бертуган абыйсы мулла һәм "Чибәр абыстай" тәрбияләп үстерәләр. Сайгелбанат шул авылда чама белән 1948-1950 елларга кадәр яши. Аның ике баласы була. Улы Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

18 яшьлек Ләмиганы 40 яшьлек муллага кияүгә бирәләр. Ул мулла зур авылда яшәгән. Фамилиясе Йосыпов булырга тиеш. Беренче никахыннан туган 16 яшьлек кызы һәм улы Мөхәммәтҗан булган. Мулланы (Йосыповны) 10 елга төрмәгә утырталар. Китәр алдыннан ул Ләмиганы талак кыла: "Мине көтмә, кияүгә чык", - ди. Йорт-җирләреннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм итәләр, үзләрен кемнеңдер мунчасына урнаштыралар. Алардан тартып алынган йортны контора итәләр.

Мулла белән Ләмиганың чама белән 1923-1924 еллар тирәсендә туган Фоат исемле уртак уллары була. Ләмига авылдан чыгып китә. Фоат Ләбибәдә кала. Мулла Йосыпов төрмәдән чыккач авылга кайтып гаиләсен Урта Азия алып чыгып китә.

Бу вакытта Ләмиганың икенче гаиләсе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев