Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ярминкәсе гөрләде

Шимбә көнне Казанда авыл районнары оештырган ярминкәләр гөрләде.

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов әйтмешли, "Шәһәр халкы без алып килгән товарларны кырды гына". Әтнәләр оештырган ярминкә барышын ул контрольдә тотты.

Аеруча безнең сөтне үз иттеләр. 2 тонна сөт бик тиз юкка чыкты. Әллә ни кыйбат та түгел, литры 30 сум гына булды. Итне дә халык үз итте, теләп алды. Монда ашлыкка кадәр бар иде.

Авыл җирлекләре дә сатарга алып килгән товарның күптөрлелеге белән шаккатырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев