Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, яртылаш түгел, тулысынча булсын

Татарстанда автомобильнең җәйге шиннары аркасында юл һәлакәте теркәлде. Чит ил машинасы руле артында утыручы ханым юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча, алга шиплы, ә артка җәйге көпчәкләр урнаштыра. ТР ЮХИДИ пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу һәлакәткә китерә. Авария Балтач - Шәмәрдән юлында теркәлә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче тизлекне арттыра һәм "ВАЗ-2112" белән бәрелешә....

Татарстанда автомобильнең җәйге шиннары аркасында юл һәлакәте теркәлде. Чит ил машинасы руле артында утыручы ханым юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча, алга шиплы, ә артка җәйге көпчәкләр урнаштыра. ТР ЮХИДИ пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу һәлакәткә китерә.

Авария Балтач - Шәмәрдән юлында теркәлә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче тизлекне арттыра һәм "ВАЗ-2112" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән вафат була. Шиннарга карата таләпләр бозылса, 500 сум штраф түләтү каралган. Әтнәләр арасында да бу кагыйдәгә өстән караучылар бар. Вакытында шиннарны тулысынча кышкыларга алыштырыгыз. Кыскасы, яртылаш түгел, тулысынча кышкыга күчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев