Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, яшь укытучы көндәлеге

Укытучыларның һөнәри бәйрәмен каршылап Әтнәләр, яшь укытучы көндәлеге Мәктәп белем - учагы. Шул учакны саклап калу өчен укытучыларның күпме көче, йокысыз төннәре, ару белмәс йөрәкләре, сабырлыклары кирәк. Сүзем Күәм урта гомуми белем мәкҗәбе турында. Айсылу ГЫЙЗЗӘТОВА, Күәм урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлеге мәктәптә мин икенче...

Укытучыларның һөнәри бәйрәмен каршылап

Әтнәләр, яшь укытучы көндәлеге

Мәктәп белем - учагы. Шул учакны саклап калу өчен укытучыларның күпме көче, йокысыз төннәре, ару белмәс йөрәкләре, сабырлыклары кирәк. Сүзем Күәм урта гомуми белем мәкҗәбе турында.

Айсылу ГЫЙЗЗӘТОВА,

Күәм урта гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Әлеге мәктәптә мин икенче елымны гына эшләсәм дә укытучыларга, анда хезмәт куйган хезмәткәрләргә әйтер сүзләрем бар. Укытучы һөнәрен сайлаган вакытта ялгышмаммы, шушы тынгысыз, авыр хезмәтне күтәрә алырмынмы, балалар, әти-әниләр белән уртак тел таба алырмынмы, дигән сораулар борчыды мине.

Язмышым Күәм мәктәбенә китерде. Баштарак район үзәгендә яшәп, авыл мәктәбенә чыгып китүемә риза булмасам да, мәктәпнең бусагасын атлап керүгә күңелсез уйларым юкка чыкты. Мондагы чисталыкка, тәртипкә мин шаккаттым. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газимовичны таләпчән җитәкче дип ишеткән бар иде (җитәкчеләр шундый булырга тиеш инде). Аның белән әңгәмә бик җылы атмосферада үтте. Гаилә хәлемне, укытучы һөнәренә карашымны сорашты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары урынын да тәкъдим итте. Баштарак югалып калсам да, бик тиз риза булдым. Мондый эшне яшь тәҗрибәсез кешегә ничек ышанып тапшыра ала икән, дигән уй башымннан озак кына китмәде. Бар кушкан эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Ләйсән Фәргать кызы да мине күзлек аркылы күзәтте, укучылар белән мөнәсәбәтләрне, укыту методикаларын барлап, анализлап торды. Төпле киңәшләре белән Ләйсән Фаргать кызы бүгенге көндә дә ярдәм итә. Хезмәттәшләрем күпне күргән, бар да югары белемле, дәрәҗәле, үз эшләрен остазларча башкаручы, ару белмәс, тынгысыз укытучылар. Аларның һәрберсе минем өчен кадерле, хөрмәткә лаек кешеләр. Кайсын гына алсаң да, кайсын гына мактасаң да сүзләр аз булыр.

2016 нчы елда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Укытучы-остаз" гранты җиңүчеләре Күәм мәктәбендә белем бирә. Алар минем кебек яшь белгечләргә мәктәп системасында ориентлашырга, укытучы һөнәрендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр. Минем остазым 32 еллык стажы булган математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерисовна. Икенче остазым - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Батыршина Сания Фәрит кызы. Алар дөрестән дә үз эшләренең осталары, күпләрнең остазлары. Тормышта да, хезмәттә дә тырышлыклары, уңышлары белән шаккатарлык. Мәктәбебез коллективы бердәм, дус, тату яши.

Үткәрелгән чаралар күңелле рухта билгеләнеп үтә. Укучыларым да иң-иңнәре. Иртән каршы алып, көн дәвамында хәлемне белешеп, кич озатып калалар. Мондый хөрмәткә ия һөнәр сайлавыма мин чиксез шатмын. Чыгарылыш сыйныф укучыларына да әйтер сүзем бар. Сезнең алда зур сынау - киләчәгегезне сайлау. Экономист, юрист, психолог ише һөнәрләрне сайлаганчы укытучы хезмәтенә тартылсагыз дөресрәк булыр. Әйе, укытучының эше өйгә кайта, җаваплылык та күп, ләкин аның хөрмәте, дәрәҗәсе ни тора. Яхшы, дөрес юл күрсәткән, үз фәнен белгән, укучылар өчен янып-көеп яшәгән мөгаллим һәрбер кешенең күңелендә уелып кала. Еллар үткәч тә, мәктәп, укытучы онытылмый. Укыткан укучыларның рүхмәтен ишетү күңелгә дәрт өсти, яшәргә, эшләргә көч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев