Әтнә таңы

Әтнәләр яза

Соңгы исем Ир бала дөньяга килгәнгә өч тәүлек тулып, дүртенчегә китте. Әнә ул түшәмдәге боҗрага беркетелеп, миләш сиртмәгә асылган тал бишектә ята. Сабый, фани дөньяда бөтенләй гаме булмыйча, тын гына йоклый. Ярми карт өчен сабыйның дөньяга килүе әллә ни яңалык түгел. Үзенең өч кызы, бер малае якты дөньяга аваз салганга...

Соңгы исем

Ир бала дөньяга килгәнгә өч тәүлек тулып, дүртенчегә китте. Әнә ул түшәмдәге боҗрага беркетелеп, миләш сиртмәгә асылган тал бишектә ята. Сабый, фани дөньяда бөтенләй гаме булмыйча, тын гына йоклый.

Ярми карт өчен сабыйның дөньяга килүе әллә ни яңалык түгел. Үзенең өч кызы, бер малае якты дөньяга аваз салганга әлләни гомерләр үтеп китте. Олылары булган өч кызын ул инде күптән төп оядан очырды. Аларның хәзер үз тормышлары, үз көннәре. Бәйрәм-сәйрәм булганда кияүләре белән итәк тулы балаларын ияртеп килеп чыгалар, яки көзге сугымнар башлангач, әби белән бабайны чанага утыртып, үзләренә алып китәләр.

Хәзер инде төпчеге Назимның өченче баласы дөньяга килде. Әйе, гомер дәвам итә, менә шушы балаларда Ярми каны ага, алар нәселне саклап алга илтәләр. Су буендагы тал агачлары үзләренең тамырларыннан ничек итеп яшь үсентеләр җибәрсәләр, Ярми карт та үзенең нәселен бик ерак буыннарга җибәрәчәк. Ә һәр буында, яхшымы, яманмы аның холкы, җегәре булачак бит.

Юк, Ярми картны борчыган әйбер бала тууы түгел. Ул бу тормышка яратылган икән, иншалла, үсәчәк, үсәргә тиеш. Кем әйтмешли, тиресен тегеп куймаган. Аны икенче нәрсә бимазалый. Әйе, дүртенче көн бара, ә ир-егетнең исеме юк. Алай ук дип тә әйтеп булмый, исемен ул әллә кайчан уйлап куйды. Тик шул атны, шәригатькә туры китереп, баланың колагына әйтә алган гына юк. Ә әйтергә кирәк. Әйтмичә ярамый. Баланың исеме - Гали атлы булыр.

Әлбәттә, Ярми әйтсә, улы Назим иртәгесен үк сәвиткә барып, баланың исемен яздырып, метрикә кәгазен кулына тотып кайткан да булыр иде. Ләкин алай ярамый. Ул вакытта аңа бөтен ата-аналар рухы рәнҗер кебек тоела иде. Шуңа күрә ул һәр якны үз бизмәненә салып караган, иң элек исемне балага шәригать юлы белән кушарга булды. Ә аннан соң тегесе дә качмас, сәвиттә кәгазь беткәнмени.

Көз көне. Тышта яңгыр катыш салкын җил исә. Өйдә Ярми карт берүзе. Назим белән килене Наҗия колхоз эшендә. Ябык әвендә коры вакытта кайтарып өйгән кибәннәрне сугалармы шунда - белмәссең. Ике олы бала сабакта. Карчыгы күршеләргә кергәнме, йорт тирәсендә күренми.

Карт ныклы бер карарга килде. Бүген авыл эчендә ыгы-зыгы беткәч, хәзрәт Мифтахетдинне чакырырга. Ләкин ничек итеп? Үзең барып чакырып булмый. Чакырып кара... Иртәгесен үк сине мулла белән бәйләнешкә кергән дип, ул гына җитмәсә, аның туганы ячап, сәвиткә чакырып теңкәгә тиячәкләр. Тиеп кенә калмаслар, алып ук китәрләр. Әнә, Әтнә ерак түгел, унбиш кенә чакырым.

Димәк, карчыгы Нәүфизәне җибәрергә. Хатын-кызны, бигрәк тә карчыкларның үз ишләре янына йөрүе гаеп саналмый, аны бик тикшереп тә тормыйлар. Әле дә ул кайдадыр биләмдә йөри. Кыскасы, карчык аркылы абыстайга әйттерергә. Хәзрәт кичен ут-күз алгач, ындыр артлатып кына Ярмиләргә килә күрсен.

Нәүфиз ире әйткән йомышларны җиренә җиткереп үтәде. Аның хәзрәтләргә барганын да, кайтканын да пычагым да күрмәде. Кем йөрсен соң урамда, шундый шыксыз яңгыр астында.

Кайткач, мичкә ут төртеп җибәрде, казанга аш салды. Ярми карт йорт арасында селкенергә чыгып китте.

Кичке утлар алыныр вакыт җиткәч, карт тәрәзә капкачларын үзе япты. Өйгә кереп, пәрдәләрне тәрәзә уртасына тартты. Яңадан тышка чыгып, якты күренмиме, дип тикшереп йөрде. Өйгә кергәч, матчага элгән түгәрәк пилтәле утызлы лампаны кабызды. Ул аны бик сирәк, кияүләре килгәндә генә кабыза иде.

Реклама

Өй эче яктырып киткәч, ул уйлар эчендә калды. Хәзрәт белән алар - кордашлар. Хәзрәт турында ул әллә ни күп белми, сорашканы да юк. аннан ничек итеп сорашасың? Тик шунысын ишеткәне бар: Мифтахетдин Тау ягыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә укыган. Ярмиләрнең зур түгел авылларына килеп, мулла булды. Күрше авыл мәзиненең кызын хәләл җефетлеккә алды. Ләкин балалары булмады.

Шул кечкенә авылда Мифтахетдин хәзрәт үзенә йөкләтелгән вазифаны намус белән үти. Бәбәйләргә исем куша, карт-корыларны соңгы юлга озата, гает намазлары укый. Киңәш-мазар кирәк булса, аңа киләләр, аны тыңлыйлар.

Ярми уйлар чоңгылында йөзгәндә кинәт ишек ачылып китте һәм анда хәзрәт күренде. Ул уртача буйлы, озынча яңаклы, күзләре белән елмаеп карап торган бер карт иде. Сәлам биргәч, йорт хуҗасы белән ике куллап күреште. Йортка бәрәкәт, үзләренә иминлек теләп дога кылдылар. Хәл-әхвәл сорашып алдылар. Урындыкта утырган Ярми карт ике тезенә ике кулын куйган килеш хәзрәткә эшнең төенен чиште һәм баланың булачак исемен әйтте.

- Бәрәкалла, - диде Мифтахетдин. - Гали "бөек" дигән сүз. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең иң якын сәхәбәләреннән берсенең исеме. Олан шул затка лаек булсын.

Ярми карт баланы бишектән алып, кыйблага каратып, агач караваттагы мендәргә салды. Хәзрәт азан догасын укыды да, камәт төшергәч, кечкенәнең колагына иң элек уң ягына, аннан соң сул ягына Низам улы Гали дип исем кушты. Яңадан дога укыды, Ярми карт тиешле әҗерен биргәч, тагын дога кылдылар.

Шул вакытта кече өйдән чыгып, бәбәйне шунда алып кереп киттеләр. Монда шундый тәртип саклана: Ярми карт янына кем дә булса килсә, әгәр кирәк булмасалар, балалар да, олылар да бу якка кереп йөрмиләр.

Догалар укыгач, Нәүфизә карчык табын әзерләде. Ике карт, ике кордаш кара-каршы утырып, дөнья, ил, авыл хәлләрен барлап утырдылар. Заманаларның авырлыгыннан зарландылар. Кеше кешегә керми. Әз генә берәр сүз әйтсәң, чебеннән фил ясыйлар да куялар. Янәсе, син сәвиткә каршы, син халык дошманы.

Соңгы чынаякны каплап дога кылгач, Назим Мифтахетдин хәзрәтне бакча артыннан өйләренә озатып куйды. Ә иртән таң сызылганда хромлы киемнәрдән үрә каткан ике НКВД кешесе хәзрәтне алып китте. Шуннан соң аның хаты да килмәде, хәбәре дә ишетелмәде. Абыстайны да хәзрәт артыннан киткән, дип сөйләделәр.

Бу мең тугыз йөз утыз җиденче елның шомлы көзе иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: