Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ылыслы агачларга яхшы карашта

"Чыршы, чыршы без сине Сагынып көттек ел буе..." Яңа елны шатланып, рухланып каршылар өчен кар булмаса, чыршы бар, җәмәгать. Дөрес, хәзер ул да кыйммәт. Бәйрәм алдыннан бәясе тагын да күтәрелә. Шул вакытта баш миен шайтан мәлгунь фикерләре ашый башлый. "Әнә бит, якында гына куаклык бар. Шуннан гына кисеп алып кайт",...

"Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе..."

Яңа елны шатланып, рухланып каршылар өчен кар булмаса, чыршы бар, җәмәгать. Дөрес, хәзер ул да кыйммәт. Бәйрәм алдыннан бәясе тагын да күтәрелә. Шул вакытта баш миен шайтан мәлгунь фикерләре ашый башлый. "Әнә бит, якында гына куаклык бар. Шуннан гына кисеп алып кайт", - ди ул. Тик бер проблема - зур проблема бар: моңа дәүләтнең урман инспекторлары каршы төшә...

Быел да Татарстан урманнарында "Чыршы" операциясе старт алды. Урманчылар ылыслы агачларны саклау һәм яклау җәһәтеннән махсус рейдлар уздыралар. Монда республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы пресс-хезмәтеннән: "Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау уңаеннан урманчылар яшь үсентеләрне сакларга кирәклекне аңлатып төрле уку йортларында чыгыш ясыйлар", - диделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев