Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр җырчы кызлар өчен шат

6 сентябрь көнне инсульт кичергән язучы, журналист, "Кызлы йорт"ның әнисе Зөлфия Мансур, ниһаять, аңына килгән. Әлеге сөенечле хәбәрне безгә Зөлфия апаның кызы Аиша җиткерде. - Аллага шөкер, әниебез аңына килде, күзләрен ачты. Хәзерге вакытта ул Арча хастаханәсендә ята. Табиблар да, башка хезмәткәрләр дә бик әйбәт, игътибарлы. Әлегә әни - реанимациядә....

6 сентябрь көнне инсульт кичергән язучы, журналист, "Кызлы йорт"ның әнисе Зөлфия Мансур, ниһаять, аңына килгән. Әлеге сөенечле хәбәрне безгә Зөлфия апаның кызы Аиша җиткерде.

- Аллага шөкер, әниебез аңына килде, күзләрен ачты. Хәзерге вакытта ул Арча хастаханәсендә ята. Табиблар да, башка хезмәткәрләр дә бик әйбәт, игътибарлы. Әлегә әни - реанимациядә. Янына көнгә берәм-берәм ике генә кешене кертәләр. Анысы да 5 минутка гына. Бүген, Алланың рәхмәте, үзе мөстәкыйль сулый башлады, - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Аиша.

Аллаһы Тәгалә күпне күргән, күпне кичергән анага мәрхәмәтле булсын, Зөлфия апа киләчәктә дә иҗаты белән сөендерсен, сау-сәламәт яшәсен иде дип телибез!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев