Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр өйләнәм диеп сөйләнә

Өйләнү диеп сөйләнү. Ил җитәкчеләре Рәсәйдә демогрпфик хәл яхшыруга таба бара дип,ниндидер саннар китереп халыкны ышандырырга тырышалар.Үзебезнең туган авылыбыздагы районыбыздагы саннарга караганда бу сүзләргә күңелнең бер дә ышанасы килми.Узган ел Әтнә районында 87 бала туып,168 кеше вафат булган,78 пар кавышкан һәм 15 пар таркалган.Авылыбызда да ел саен 2-3 бала туса,15...

Өйләнү диеп сөйләнү.

Ил җитәкчеләре Рәсәйдә демогрпфик хәл яхшыруга таба бара дип,ниндидер саннар китереп халыкны ышандырырга тырышалар.Үзебезнең туган авылыбыздагы районыбыздагы саннарга караганда бу сүзләргә күңелнең бер дә ышанасы килми.Узган ел Әтнә районында 87 бала туып,168 кеше вафат булган,78 пар кавышкан һәм 15 пар таркалган.Авылыбызда да ел саен 2-3 бала туса,15 ләп кеше якты дөнья белән хушлаша.Бәлки илдәге халык саны элекке союздаш республикалардан күченеп кайтучылар ,гостарбайтерлар хисабына гына бер урындарак тирбәләдер.

Татарстан президенты Р.Минниханов күптән түгел РТ Дәүләт советында үзенең еллык юлламасы белән ясаган чыгышында республикада парларның аерылышу очракларының күп булуына борчылуын белдерде,ЗАГС ларда аерылышу процессларын кырысландыру кирәклегенә басым ясады.Бәлки шулай кирәктер дә. Ләкин аерылышу процессын кырысландырып кына гаилә сакланыр микән?Әти-әниләр кесәсеннән күп меңнәргә төшереп ясалган туй мәшәкатьләреннән соң,яшьләр тормыш чынбарлыгы каршында калалар.Ярый ла алар томышта югалып калмый торган итеп тәрбияләнгән,тотрыклы эш,гаилә кору очен тору урыны белән тәэмин ителгән булсалар.Хәзер яшьләргә эш,гаилә өчен торак табу иң зур проблема.Квартира алу өчен миллионнар,аны арендага алган очракта аенда берничә дистә меңнәр кирәк булганда,предприятияләрдә туктаусыз кыскартулар барганда, кыска эш сәнгатененә күчкәндә ,торак - коммуналь түләүләргә ,бөтен нәрсәгә бәяләр үсә барганда гаилә кору ,корылган гаиләне саклау күп яшьләргә куркыта. Әти-әниләре дәрәҗәле,акчалы булсалар гына бу проблемалар ансат чишелә.Ә гади халыкның мондый мөмкинлеге юк.

Һәр нәрсәне төзегәндә башта аның нигезен коралар.Гаиләдә нигез булып,аны матди яктан тәэмин итәрлек эш урыны һәм торак тора.Шулар булса гына бәхетле,нык гаилә төзеп була.Әгәр дәүләт яшьләрне эш урыны ,эшләү өчен торак белән тәэмин итә алмый икән,дәүләтнең бер яйчейкасы булган гаилә ай-һай тотрыклы булыр микән?Ә без ,ник бу яшьләр буйдак булып йөриләр,гаиләләр ник таркала дип,баш ватабыз.

Алла бирсә илебездә вәзгыять һаман болай тормас,тормышлар матураер.Яшьләр яратышып өйләнсеннәр ,кеше сокланырлык гаиләләр корсыннар ,күп санлы,матур ,сәламәт балалар үстерсеннәр,дигән теләктә калыйк.Бит элекке татар гаиләләре күп балалы булганнар ,гаиләләрдә аерылышу хурлык саналган.Халкыбызның үткәненнән үрнәк алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев