Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Әйшияз авылы клублы була

Республиканың максатчан программалары бар әле ярый, алайса Әйшияз кебек кечкенә авыллар мәңге мондый мәдәният йорты күрә алмаслар иде. - Бу клубны гыйнвар аенда төзи башлаганнар иде, республика программасы нигезендә кечкенә авыллар клублы була, Аллага шөкер, безнең Әйшияз авылы да шундый бәхеткә ия булды... - ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль...

Республиканың максатчан программалары бар әле ярый, алайса Әйшияз кебек кечкенә авыллар мәңге мондый мәдәният йорты күрә алмаслар иде.

- Бу клубны гыйнвар аенда төзи башлаганнар иде, республика программасы нигезендә кечкенә авыллар клублы була, Аллага шөкер, безнең Әйшияз авылы да шундый бәхеткә ия булды... - ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

Клубның тамаша залы 50 кешегә исәпләнгән. Китапханә дә шушында булачак, санузел бар... Клуб төзелеп беткән, әнә-менә ачылырга тора. Без барганда Балтач газ оешмасы хезмәткәрләре дә шунда иде. Газ кергән, ут кертәсе.

"Пәрдәләргә заказ биреп кайттым, кеше табасы гына калды. Күңгәр мәдәният йорты белән бер тирә ачарбыз дип торабыз"- ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов. Күрергә насыйп булсын.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев