Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, югалган Нәкыйп табылды

Безнекеләр Ветеран волейболчыларыбыз тагын уйный! Беренче тапкыр ветеран волейболчыларыбыз республика дәрәҗәсендә җиңү яулап кайттылар. "Әлегә кадәр зона ярышларыннан артык үтә алган юк иде", - дип искәртә тренерлары Нәкыйп Мәгъсүмов. Сулда - Марс Шакиров, унда - тренер Вакытында волейболчылар белән бәйләп Нәкыйп Мәгъсүмов турында күп яздык, аның шәкертләре байтак җиңү яулап...

Безнекеләр

Ветеран волейболчыларыбыз тагын уйный!

Беренче тапкыр ветеран волейболчыларыбыз республика дәрәҗәсендә җиңү яулап кайттылар. "Әлегә кадәр зона ярышларыннан артык үтә алган юк иде", - дип искәртә тренерлары Нәкыйп Мәгъсүмов.

Сулда - Марс Шакиров, унда - тренер

Вакытында волейболчылар белән бәйләп Нәкыйп Мәгъсүмов турында күп яздык, аның шәкертләре байтак җиңү яулап кайттылар республика ярышларыннан. Тренерларын да белмәгән кеше юк иде. һәм шуннан соң тынлык, Нәкыйпне үзебез дә югалттык. Һәм менә яңадан җиңү, яңадан - тренерлары Нәкыйп Мәгъсүмов. "Югалган Нәкыйп табылды, дип языгыз, яшьләр хәзер үзләре дә көчле, картлар белән шөгыльләнә башладым, үзем белән бергә командада 9 ветеран волейболчы, Биектауга волейбол ярышына барыр алдыннан бер ай диярлек шөгыльләндек. Өлкәнебез Марс абый Шакировка 64 яшь. Райондашлар өчен берсе дә ят кеше түгел, Галимҗанов Ринат, Гатауллин Илһам, Сабирҗанов Марат, Каюмов Рамил, Якупов Айдар, Мөхәммәтшин Ирек, Закиров Илнар. Биектауда "Татарстан- Новый век"ның финал ярышлары узды анда. Җиде команда арасыннан өченче урынны алып кайттык. Начар нәтиҗә түгел бу, безнең өчен зур җиңү. Егетләр бик шәп уйнадылар", - ди тренер.

Шөгыльләнүне дәвам итеп, шушы коллектив белән, 45 яшьтән югарылар 3 декабрьдә Олы Әтнә мәктәбендә Илсур абый Дәминовның туган көненә багышлап үткәреләчәк волейбол ярышында катнашырга җыена алар. Җиңүләре белән котлап, уңышлар телик аларга.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев