Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, югары әзерлек режимы саклана

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре өчен шторм кисәтүе аркасында югары әзерлек режимы кертелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. 4 августтагы яшеннәр һәм җилнең секундына...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре өчен шторм кисәтүе аркасында югары әзерлек режимы кертелгән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. 4 августтагы яшеннәр һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе 5 август төнендә дә саклана, аеруча Татарстанның көнбатыш районнарында.

Моннан тыш, урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву да көтелә. Һава торышы шартлары бозылуга бәйле рәвештә үзгәрә. 4 август 12.00дән 5 август 12.00гә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарә органнары, җирле янгын-коткару гарнизоннары өчен югары әзерлек режимы кертелгән.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/04/123941/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев