Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, ЮХИДИ “лихач-йөртүче”ләрне тота башлаган

Әлегә бу эш Казанда бара. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзләренең йөрү манералары белән куркыныч тудыручы "лихач"ларны ачыклыйлар. "Куркыныч йөртү" термины юл йөрү кагыйдәләренә быелның июнь аенда гамәлгә керде. Әмма закон буенча җаваплылык каралмаган. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, андый йөртүчеләрне транспорт чарасының йөри торган юлда дөрес урнашмавы һәм бер юлдан икенчесенә күчү...

Әлегә бу эш Казанда бара. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзләренең йөрү манералары белән куркыныч тудыручы "лихач"ларны ачыклыйлар.

"Куркыныч йөртү" термины юл йөрү кагыйдәләренә быелның июнь аенда гамәлгә керде. Әмма закон буенча җаваплылык каралмаган. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, андый йөртүчеләрне транспорт чарасының йөри торган юлда дөрес урнашмавы һәм бер юлдан икенчесенә күчү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартырга була. Моның өчен 1500 сум штраф каралган.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев