Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, юк-бар белән булышмагыз!

Әбү Хәнифә нәсыйхәтләре: «Сиңа хыянәт итсәләр дә, син әманәтле бул» Халык хәлен сорашып белешкән кешеләрең булсын. Берәр фетнә сизсәң, тынычландырырга ашык. Кайда да булса иминлеккә йөз тоткан эш эшләндеме - шул эшне куәтлә. - Сиңа килеп күрешкәнне дә, күрешмәгәнне дә барып күр. Сиңа игелек итәме, итмиме - һәркемгә даими игелек...

Әбү Хәнифә нәсыйхәтләре: «Сиңа хыянәт итсәләр дә, син әманәтле бул»

Халык хәлен сорашып белешкән кешеләрең булсын.

Берәр фетнә сизсәң, тынычландырырга ашык. Кайда да булса иминлеккә йөз тоткан эш эшләндеме - шул эшне куәтлә.

- Сиңа килеп күрешкәнне дә, күрешмәгәнне дә барып күр. Сиңа игелек итәме, итмиме - һәркемгә даими игелек ит. Һәрвакыт игелектә бул.

- Гафу ит - кайбер нәрсәләргә күзеңне йом. Сиңа кыенлык китергәннәрне кире как, һәркемнең хакын хакла.

- Авырган дус-ишләрне барып күр. Барып күрә алмасаң, хәлләрен сораштыр. Сиңа килмәгәннәр белән багланыш тот.

- Кулыңнан килгән кадәр һәр кешегә сөеп кара. Синнән югары, түбән һәркемгә сәлам бир.

- Берәр мәҗлестә яки мәчеттә бергә булган чакта берәр мәсьәлә буенча фикер алышу булса һәм синең фикереңә каршы фикерләр әйтелсә, берүзең каршылык күрсәтмә. Ахырда синнән дә сорашсалар, беренче бүтәннәрнең фикеренә кушыл, соңра бу хосуста шундый-шундый караш та бар, аның дәлиле менә болай дип, үз белгәнеңне сөйлә - сине дә тыңларлар һәм синең гыйлем дәрәҗәңне дә сизәрләр. Әгәр болар кемнең сүзләре дип сорасалар, кайбер фәкыйһләрнеке, диген, һәрвакыт шулай итсәң, сине үзсенерләр, синең кадреңне белерләр, синең абруең артыр.

- Сиңа килүчеләрнең һәммәсенә яңа бер мәгълүмат бир - һәркем синнән ни дә булса белеп китсен. Ул мәгълүматлар әһәмиятле булсын, юк- бар белән булышма.

- Дуслык һәм эчкерсезлек гыйльми аралашуны дәвамлы кылыр. Килгәннәрне сыйла, кирәксә, хәлләренә кер. Кадерләрен бел. Җитешсезлекләренә күзеңне йом. Йомшак мөнәсәбәттә, хуш мөгамәләдә бул. Аларның һичберсеннән тарсынма һәм бизгәнлек күрсәтмә. Үзеңне аларның берсе итеп тот.

- Кешеләргә алар кабул итмәслек нәрсәләрне йөкләмә. Алар яраткан нәрсәләрне син дә ярат. Аларга һәрдаим изге нияттә бул.

- Тугрылык күрсәт. Тәкәбберлекне ташла. Сине читләтсәләр дә, син аларны читләтмә, саклан. Сиңа хыянәт итсәләр дә, син әманәтле бул.

Күңелгә ятышлы, бик тә аңлаешлы киңәшләре белән Әбү Хәнифә безне әхлаклы булырга чакыра, рухи яктан камиллеккә өнди. Начар гамәлләрдән һәм эшләрдән, начар кешеләрдән сакланырга өйрәтә. Әлеге киңәшләрнең бер-икесен генә истә калдырсак, күңелебезгә салып куйсак, безнең тәкъвалык ныгып китәр иде.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев