Әтнәләр юл бәясе арта

Теге, күпчелек киләчәген белсә дә калтырап көткән көн килеп җитте: Казанда 1 апрельдән транспортта йөрү өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Билет бәясе кулдан түләгәндә -2 6 сум, транспорт картасы белән - 23 сум, айлык юл йөрү билеты кулланганда 15 сум булыр дип планлаштырыла. Социаль транспорт карталары үз көчендә кала. Җиде...
Теге, күпчелек киләчәген белсә дә калтырап көткән көн килеп җитте: Казанда 1 апрельдән транспортта йөрү өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Билет бәясе кулдан түләгәндә -2 6 сум, транспорт картасы белән - 23 сум, айлык юл йөрү билеты кулланганда 15 сум булыр дип планлаштырыла. Социаль транспорт карталары үз көчендә кала. Җиде яшькә кадәрге балаларга җәмәгать транспортында йөрү - бушлай.
Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бу хәбәрне кичә "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесендә узган матбугат конференциясендә җиткерде. Казанда бүгенгә җәмәгать транспортында кулдан түләү - 20 сум, транспорт картасы аша 18 сум.
Мәгълүм булганча, 2 март көнне Казанның пассажир автотранспорты предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгать транспортында билет бәяләрен 28 сумга күтәрүне сорап, башкала мэры Илсур Метшинга, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зариповка ачык хат белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бу хакта без яздык инде. Хат чыкканның икенче көнендә үк Илсур Метшин транспортчылар белән очрашып сөйләште. "Без бәяләрне кискен күтәрүгә бара алмыйбыз, тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел", - диде мэр. Әлбәттә, бәя күтәреләчәге шунда ук ачык иде.
- Башкалада җәмәгать транспорты челтәрендә 843 автобус файдаланыла. Автобуслар паркының 45 проценты яңартуны таләп итә. Тарифлар соңгы тапкыр 2014 елда кабул ителгән иде. Шуннан бирле техникага, запас частьләргә, ягулыкка бәяләр сизелерлек артты. Транспорт чараларын идарә итүчеләргә, кондукторларга, эшчеләргә хезмәт хаклары күтәрелмәде, - диде Айдар Абдулхаков бу карарның нәрсәгә нигезләнүен шәрехләп. - Уйлап карагыз, автобус тәгәрмәче өчен бер шин бәясе генә дә 12 мең сум. Ашамлыкларга бәя күтәрелсә, бу 100 процент халыкка кагыла. Җәмәгать транспортына бәя арту халыкның өчтән бер өлешенә генә кагылачак.
"Метроэлектротранс" предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бәяләрне күтәрмәсәк җәмәгать транспорты үләчәк дип кырт кисте.
- Казанда автобусларның, трамвайларның һәм троллейбусларның даими йөрүенә, Европа дәрәҗәсендә эшләвенә гадәтләндек. Ләкин инде бүген керемнәр запас частьләр сатып алырга да, хезмәт хакларына да җитми башлады, - диде ул.
- Узган елның сентябрендә автобуслар катнашында аварияләр саны кискен артып киткән иде. Мэр Илсур Метшин бу уңай катгый кисәтү ясады. Предприятиеләрдә уздырылган тикшерүләрдән соң 19 шофер эшеннән җибәрелде. Урта Азия республикаларыннан килеп эшләүчеләр хезмәтләренә җаваплы карыйлар, - диде Айдар Абдулхаков. Әсфән Галәвов та Урта Азия вәкилләрен бик тырышлар, дип мактады.
Казанда узган ел электр транспортыннан 67,3 миллион пассажир файдаланган, шуның 31 миллионы метрополитенга туры килә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин ярдәмендә башкалага 40 троллейбус һәм 10 гадәти трамвай сатып алу өчен акча күчерелде. Яңа техника быелның март-апрель айларында кайта башлаячак, - диде Әсфән Галәвов. - "Имәнлек" ("Дубравная") метро станциясе төзелә. Аннан соң метро юлы Фучик урамы, Азино ягына китәчәк.
Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2016
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.13400
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.7600
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.3400
-
1 июль 2022 - 15:19Берәүгә берәү кирәк - 2 өлеш (Кәрим Кара) Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.4500
-
1 июль 2022 - 14:15Ишетми калмагыз Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү.12900
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.25500
-
1 июль 2022 - 13:11Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.3100
-
1 июль 2022 - 13:09Бар да тырыш, уңган булган Олы Әтнә урта мәктәбенең IX сыйныфын 34 бала тәмамлады.8001
-
1 июль 2022 - 12:10Даил Зиннәтуллин – дөнья чемпионы! “Беренче булып калачагыма тулы ышаныч белән бардым”, – дип шаккатырды ул.10000
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.12600
-
1 июль 2022 - 10:20Ташчишмәдә балалар сабантуе шаулап-гөрләп узып китте Ташчишмә авыл клубы җитәкчесе Мортазина Илсия оештырган балалар сабантуе шаулап- гөрләп узды.10500
-
1 июль 2022 - 09:10Июль аена намаз вакытлары (Олы Әтнә) 2022 елның июль аенда - намаз вакытлары ( Олы Әтнә).5600
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.15600
-
17 июнь 2022 - 15:21Хезмәт алдынгылары «Сабан батыры-2021» исеменә Зөлфәт Гыйлемханов лаек булды.50900
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.29500
-
29 июнь 2022 - 09:00Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.29902
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез "Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.29500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.25500
-
30 июнь 2022 - 16:23Пленар утырыш узды Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы булды.21500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика