Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр үзгәрешләрне белми калмагыз

Кагыйдәләрдә үзгәрешләр ЮХИДИ хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәтен аз булса да җиңеләйтү максатыннан " Европротокол" исеме астында эш практикасы киң җәелдерелә. Аның шартлары буенча ,юл һәлакәте килеп чыгу турында хәбәр кергән очракта, инспектор башта ничә машина катнашында булуын, машинаның страховкаланган булу- булмавын, машинадан тыш тагын нәрсәгә зыян килүен, һәм һәлакәткә очраган машина...

Кагыйдәләрдә үзгәрешләр

ЮХИДИ хезмәткәрләренең тынгысыз хезмәтен аз булса да җиңеләйтү максатыннан " Европротокол" исеме астында эш практикасы киң җәелдерелә. Аның шартлары буенча ,юл һәлакәте килеп чыгу турында хәбәр кергән очракта, инспектор башта ничә машина катнашында булуын, машинаның страховкаланган булу- булмавын, машинадан тыш тагын нәрсәгә зыян килүен, һәм һәлакәткә очраган машина хуҗалары арасында бәхәс килеп чыкмаганмы икәнлеген ачыклый."Әгәр катнашучыларның берсе гаепне үз өстенә алса, һәм машинага килгән зыян суммасын иминиятләү компаниясе тарафыннан тулысынча каплау мөмкинлеге булса - ЮХИДИ инспекторларын чакырту кирәк түгел. Бары тик килешү нигезендә схема төзеп, иминиятләү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Иминиятләүгә кагылышлы бәхәсле хәл килеп туганда да алар ярдәмгә килә", - дип искәртә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев