Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр – зиратта

Олы Әтнә авылында урнашкан ике зиратны җыештырдык. Башта оешмалар чыкты, аннан соң авыл халкы. Борын-борыннан зиратларны изге урын итеп кадерләп, җыештырып яшәгән авыл халкы. Үзләре җыештырганнар, өмә ясаганнар. Һәм бу буыннан-буынга күчеп килгән, бу канун белән беркетелмәгән, язылмаган закон. Менә шундый язылмаган законнар безне кеше итеп яшәтә. Элек шулай булган,...

Олы Әтнә авылында урнашкан ике зиратны җыештырдык. Башта оешмалар чыкты, аннан соң авыл халкы.

Борын-борыннан зиратларны изге урын итеп кадерләп, җыештырып яшәгән авыл халкы. Үзләре җыештырганнар, өмә ясаганнар. Һәм бу буыннан-буынга күчеп килгән, бу канун белән беркетелмәгән, язылмаган закон. Менә шундый язылмаган законнар безне кеше итеп яшәтә. Элек шулай булган, хәзер дә күп җирләрдә шулай. Тик Олы Әтнә авылы бу яктан үзенчәлекле булып чыкты, зиратларны чистарту олы бер хәл ителмәслек мәсьәләгә әйләнеп, район башлыгы дәрәҗәсендә хәл ителүгә калды. Елга ике тапкыр зурлап, чистарту эшенә керешкәч, атна саен киңәшмәдә районның бер авылының чисталыгы зурлап күтәрелеп, чишелеш юллары эзләнде. Менә ничек түбән төштек. Һәр нәрсәнең чиге бар, диләр. Шул исәптән битарафлыкның да, күрәсең. Олы Әтнәдәге зиратларга, килмәгән кешеләрнең дә күзе төшәдер, чистардылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин җитәкчелегендә, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы күзәтчелегендә зур эш башкарылды.

- Рәхмәт ике зиратка да чыккан авыл халкына, бу юлы исемләп күтәрәсе килми, килгәннәр үзләре белә, килмәгәннәр дә үзләренең нәрсә эшләгәнен беләдер. Һәркемнең үз намусында калсын. Олы Әтнәнең ферма ягындагы зиратын чистартырга 50 кеше килде. "Тукай" җитәкчесе Илфат Хәкимов үзе эшләде. Район мәчетенең имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт чыкты зират җыештырырга. Шимбә көнне халык азрак булса да, якшәмбе көнне артты. Зират чистартылып бетте дисәк тә була. Элеккеге СМУ каршындагы зиратны күрәсездер, Аллага шөкер, байтак эш эшләнде. Зират азрак үтәли күренә башлады, монда да чыкты авыл кешеләре, 30-40 булганбыздыр, аерым үзләре генә эшләп йөрүчеләр дә булды. Менә шул аерымлык нәтиҗәсендә электр чыбыкларына да зыян килде. Ничек кенә булса да эшләдек, икенче юлы берләшеп, киңәшләшеп эшләрбез дип уйлыйм. Беренче коймак төерле була, диләр. Икенчесе төерсез, тәмле булыр, дип ышаныйк. Менә шулай берләшеп, бердәм булып яшәргә өйрәник әле, авылдашлар. Тагын бер хәл итәсе мәсьәлә бар: үлмәс борын урын алып калучылар күп, урынны алганнар, ә шул урынны чистартасы барын белмиләр. Үзләре исәнендә бу урын чистартылмагач, аны соңыннан кем карар дип уйлый икән бу кешеләр. Чүпләр теләсә кайда салына, дөрес контейнер бар, берәү, ул гына аз, икенчесен куябыз. Капка ясарга да уйлыйбыз. Авыл халкы да читтә калмас, дип ышанасы килә. Тәртип белән, тәртипле булып яшик әле, җәмәгать. Моннан соң менә шулай эшли башларбыз, дип сөйләштек. "Күпме савап эшләдек, рәхәт булып китте", дип таралышты килгән кешеләр...- дип, халыкны эшкә чакырган кебек, рәхмәтен дә җиткерергә кергән авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Изге гамәл кылганнан соң җан әнә шулай шатлана. Әйбәт сыйфат бу, башкача яшәве бик кыен бу дөньяда.... Кадерле, хөрмәтле булып, изге гамәлләр кылып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев