Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, өзмәгез!

"Ашыт" сакланышында йөрергә, аккошларыбызны күзәтергә, челәннәрне карап сокланырга яратабыз. Гомумән, табигатькә берәү дә битараф түгел, тик дус та түгел без хәзер табигать белән. Ни кызганыч, кая барсак та, ташланган чүп-чарга, шешәләргә юлыгабыз, адәм баласы кайда да үз эзен калдырырга сәләтле. Менә шуны истә тотып, сакланыш хезмәткәрләре үзләренең биләмәләрен карап-барлап кайттылар....

"Ашыт" сакланышында йөрергә, аккошларыбызны күзәтергә, челәннәрне карап сокланырга яратабыз. Гомумән, табигатькә берәү дә битараф түгел, тик дус та түгел без хәзер табигать белән.

Ни кызганыч, кая барсак та, ташланган чүп-чарга, шешәләргә юлыгабыз, адәм баласы кайда да үз эзен калдырырга сәләтле. Менә шуны истә тотып, сакланыш хезмәткәрләре үзләренең биләмәләрен карап-барлап кайттылар.

"Сакланыш территориясендә техника йөрмәгәнме, җиләккә килгәндә таптап бетермәгәннәрме, балыкчылар җәтмә белән балык тотмыйлармы, ял итүчеләр тиешле урыннарда гына утырамы...- менә шуларга игътибар иттек. Аллага шөкер, диеп әйтик, тәртипсезлекләргә очрамадык. Балыкчылар да кармак белән генә тота. "Тәртипләрне беләбез", диюләре ошады", - ди "Ашыт" сакланышының инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов.

Ашыт суында (фотода - "Ашыт" заказнигы. С.Мингатина.) төнбоеклар чәчәк ата башлаган, ак төнбоекның "Кызыл китап" ка кертелгәнлеген искәртәсе килә. Кыскасы, "Агын да, сарысын да өзмәгез", дип кисәтә сакланыш хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев