Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр зона ярышында 4 урын яулады

Республикада узучы мәктәп һәм урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасындагы Кышкы спартакиаданың зона бәйгесендә 19 район арасында Әтнә спорт мәктәбе командасы 4 урынга лаек булды. Кышкы спорт төрләре буенча үткән әлеге бәйгедә егетләр һәм кызлар шорт-трек, конькида узышу, хоккей һәм чаңгыда үзара көч сынашты. Шулай ук районыбыз оешмалары арасында Спартакиада...

Республикада узучы мәктәп һәм урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасындагы Кышкы спартакиаданың зона бәйгесендә 19 район арасында Әтнә спорт мәктәбе командасы 4 урынга лаек булды. Кышкы спорт төрләре буенча үткән әлеге бәйгедә егетләр һәм кызлар шорт-трек, конькида узышу, хоккей һәм чаңгыда үзара көч сынашты.

Шулай ук районыбыз оешмалары арасында Спартакиада башланып китә. Ул " Ашыт" спорт комплексында, һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә узачак. Оешма хезмәткәрләре арасындагы бәйге волейбол буенча ярышлар белән башланып китә. Алар шулай ук мини-футбол, шахмат, шашка, кул көрәше, өстәл теннисы,гер күтәрү һәм дартс төрләрендә ярышачаклар. Җанатарлар өчен дә биредә ишекләр ачык. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәмәтшин сүзләренә караганда, 14 февральдә Олы Мәңгәр урта мәктәбендә әфганчы герой Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы, 17 февральдә исә Кышлау авылында "Таң" хуҗалыгы призына көрәш бәйгесе үтәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев