Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, бәрәңгедән яхшы уңыш алыр өчен көзен нишләргә?

Озак еллар бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән фермер яхшы уңыш алу өчен төп алты кагыйдәне истә тотарга куша. Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов "Якты юл" газетасы укучысының бәрәңгедән ничек яхшы уңыш алырга дигән соравына җавап биргән. «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир...

Озак еллар бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән фермер яхшы уңыш алу өчен төп алты кагыйдәне истә тотарга куша.

Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов "Якты юл" газетасы укучысының бәрәңгедән ничек яхшы уңыш алырга дигән соравына җавап биргән. «Минем соравым «икенче икмәк» белән бәйле. Билгеле булганча, бу елны җәй кызу килде. Кызган җир астында бәрәңге «пеште», куырылды. Икенче ел уңышы турында кайгыртып, шундый сорау бирәсе килә. Әлеге бәрәңгене орлыкка кулланырга ярыймы?

Гомумән, яхшы бәрәңге уңышы алу өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?».

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, без «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип җавап бирә.

-Һава шартлары белән бәйле рәвештә, «кимсенеп» үскән бәрәңгене орлыкка калдырырга киңәш итмим. Һичшиксез, орлыкны яңартырга, нормаль шартларда үскән бәрәңгегә алмаштырырга кирәк. Сезгә кызуны яхшы кичерә торган бәрәңгенең «ароза» сортын киңәш итәм.

Бәрәңгене үстерү таләпләренә килгәндә, мул уңыш алу нигезендә берничә алым бар. Беренчедән, җирне көздән үк яхшы итеп эшкәртеп, сөреп куярга кирәк. Икенчедән, бәрәңге уңышын җыя башлауга 12 көн кала, аның сабакларын чабарга кирәк. Өченчедән, бәрәңгене казып алгач, аны 30 см да да арырак атарга ярамый. Чөнки, бәрәңге җәрәхәтләнә һәм бәрәңгенең нәкъ шул төшләре чери башлый. Дүртенчедән, орлыкка дип калдырылган бәрәңгеләр 4,5-5 см да да олырак яки кимерәк булырга тиеш түгел. Бишенчедән, орлыкка калдырылган бәрәңге нәзек катлам белән җәелеп, 2 сәгать часамы кояш асытында ятарга тиеш. Кояш нурлары астында бәрәңгедә булган микроблар кими. Алтынчыдан, орлыкка дип калдырылган бәрәңгене саклауга салганчы, базны эшкәртү таләпләре дә бар. Базның диварларын акбур белән агарту мөһим. Шулай ук базда бакчачы кибетләрендә сатыла торган махсус төтен шашкасын кабызу кирәк. Әлеге төтен моңа кадәр сакланылган һәм шул бәрәңгеләрдән калган микробларны киметә. Язга чыккач, орлыкка калдырган бәрәңгеләрне төрле якларга әйләндереп тору да кирәк. Ә бәрәңге үстерүдә иң мөһиме - төнлә су сибү. Төнлә сибелгән су җирне суыта. Чөнки +25 градуста бәрәңге ял халәтенә керә һәм үсүдән туктый. Шуның өчен җирне суыту мөһим чара", - ди Минталип Миңнеханов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев