Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдә бәйрәм салаты

Яңа ел якынлашканнан якынлаша. Киләсе 2016 елның хуҗасы маймыл икәнен беләсездер инде. Күп кенә хуҗабикәләр бәйрәм өстәленә ел хуҗасы белән бәйле салатлар, төрле ашамлыклар куярга ярата. Без сезгә тәкдим иткән " Маймыл" салаты да күпләрегезнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Ә сез бәйрәм өстәленә ниләр куячаксыз. Языгыз, хәбәр итегез. Аларның...

Яңа ел якынлашканнан якынлаша. Киләсе 2016 елның хуҗасы маймыл икәнен беләсездер инде. Күп кенә хуҗабикәләр бәйрәм өстәленә ел хуҗасы белән бәйле салатлар, төрле ашамлыклар куярга ярата. Без сезгә тәкдим иткән " Маймыл" салаты да күпләрегезнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Ә сез бәйрәм өстәленә ниләр куячаксыз. Языгыз, хәбәр итегез. Аларның иң-иңнәрен укучыларыбызга да тәкдим итәрбез. Ә хәзер сезнең өчен Яңа елга - яңа рецепт.

200 г балык консервасы

100әр г дөге, яшел кыяр һәм суган

20 г үсемлек мае

3 пешкән йомырка

майонез

зәйтүн җимеше

тоз, борыч

Дөгене пешереп, суытып, маймыл йөзе формасына кертеп, тигез тәлинкәгә салабыз, өстенә майонездан сетка ясыйбыз. Балык консервасын чәнече белән ваклап, дөге өстенә салабыз, кабат майонездан сетка ясыйбыз.

Суганнны вак итеп турап, майда үтә күренмәле булганчы кыздырабыз һәм балык өстенә салып, кабат майонез сылыйбыз. Аның өстенә угычтан уылган яшел кыярны салабыз, майонез сылыйбыз.
Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерып, чәнечке ярдәмендә һәркайсын ваклыйбыз. Агын салат өстенә салабыз, тигезлибез. Шуның өстенә йомырканың сарысын җәеп,күз кырыйларын бизибез, зәйтүн җимешеннән күзләр ясыйбыз. Петрушка һәм салат яфраклары белән рәсемдәгечә бизибез. Бәйрәм белән сезне һәм кызыклы рецептлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев