Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдә чыга гәҗит...

Газета укучыбыз иҗаты Әтнәләрдә чыга гәҗит... Редакция коллективында эшләүче дусларга шарж-күчтәнәч (уены-чыны бергә) Әтнәләрдә чыга гәҗит, "Матур,- диләр, - исеме"н. Без дә аны яратабыз, Укыйбыз һәр иҗеген. Укучылар укый аны, Хәзерләми дәресен. Эшләүләрен барып карап, Белик әле дөресен. Марат монда эшләп алды Редактор булып. Театрга китеп барды Әллә кем булып....

Газета укучыбыз иҗаты

Әтнәләрдә чыга гәҗит...

Редакция коллективында эшләүче дусларга шарж-күчтәнәч (уены-чыны бергә)

Әтнәләрдә чыга гәҗит,

"Матур,- диләр, - исеме"н.

Без дә аны яратабыз,

Укыйбыз һәр иҗеген.

Укучылар укый аны,

Хәзерләми дәресен.

Эшләүләрен барып карап,

Белик әле дөресен.

Марат монда эшләп алды

Редактор булып.

Театрга китеп барды

Әллә кем булып.

Гөлнарны да сайлап куйдык

Редактор итеп.

Ул да хәзер яза белә

Бик матур итеп.

Безнең Хәмит бигрәк тыйнак,

Утыра гел кырыйда.

Шундый итеп язып куя,

Бездән киңәш сорый да.

Сүриянең бер эше юк

Утыра хатлар укып.

"Ник бик аз язалар", -дип,

Ала ул өстәл тукып.

Розалия - компьютерда,

Көн буе хәреф саный.

Кичкә таба хәле бетеп,

Ул да бик каты арый.

Ә Фәридә безгә карап,

Елмаеп тик утыра.

"Хәбәр язам", дигән булып,

Кәгазь битен тутыра.

Марселебез безнең белән

Анда-монда баргалый.

"Мин-шофер", дип, рулен тотып,

Уңга-сулга боргалый.

Әнә анда безнең Хәйдәр

Нәрсәдер эшләп йөри.

Безнең белән барган булып,

Сурәт төшереп йөри.

Хисапчыбыз уңга-сулга

Тарта чутның төймәсен.

Эшен белеп эшли бугай

Күзләр генә тимәсен.

Кассирыыбыз акча саный,

Көчкә санап өлгерә.

Белдерүләр кереп торса,

Ихластан сөенә.

Техничкабыз идәннәрне

Бик матур итеп юа.

"Таптамагыз идәнне", дип,

Безне бүлмәдән куа.

Газетага хәбәр язып,

Көн дә алга барабыз.

Кайчагында чәйләр эчеп,

Күңел ачып алабыз.

Көне буе эшлибез, дип,

Селкенәбез бер көйгә.

Сәгать бишләр тулу белән

Кайтып китәбез өйгә.

Куанабыз тан ата дип

Әтнәбезнең күгендә.

Шуның белән бетерәбез

Эш сәгатен бүгенгә.

Радик ГАЙФУЛЛИН,

Иске Кишет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев