Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән тәмле пирог

Сыер мае, 200 г он, 2-2,5 стакан йомырка, 2 шт шикәр комы, 1/2-1 стакан (тәме буенча) сода, 1 ч.к. ( уксус белән сүндерелгән) варенье, 5-6 а.к. Йомыркаларны юып, тирән савытта миксер яки кашык ярдәмендә күпертәбез. Әлеге массага сода, шикәр комы, сыер мае кушабыз,болгатабыз. Акрынлап кына он өстибез. Камыр куе булырга...

  • Сыер мае, 200 г
  • он, 2-2,5 стакан
  • йомырка, 2 шт
  • шикәр комы, 1/2-1 стакан (тәме буенча)
  • сода, 1 ч.к. ( уксус белән сүндерелгән)
  • варенье, 5-6 а.к.

Йомыркаларны юып, тирән савытта миксер яки кашык ярдәмендә күпертәбез.

Әлеге массага сода, шикәр комы, сыер мае кушабыз,болгатабыз. Акрынлап кына он өстибез. Камыр куе булырга тиеш. Камырны икегә бүләбез, аскы катламга күбрәк, өске катламга азрак калдырабыз. Табаны әйбәтләп майлап, күп итеп калдырган камырдан өзеп - өзеп алып, теләгәнчә таба төбенә җәябез, ул капланып бетәргә тиеш, тишекләр калмасын. Камыр өстенә берничә кашык варенье салып, җәябез. Нәкъ шулай өзеп алып өске ягын каплыйбыз. Пирогны 180-200 градус кайнарлыктагы духовкада камыр кызарганчы пешерәбез. Суытып, чәйгә кисәбез. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев