Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән " Ананаслы тавык" салаты

Кирәк булачак: 100 г каты сыр (российский яки пармезан яки бүтән төрле), 3пешкән йомырка, 2 пешкән тавык түше, 1 банка консервланган ананас, кисәкле , ½ стакан әчтерхан чикләвеге, майонез. Тавык итен ваклап турыйбыз һәм салат савытына беренче кат итеп җәябез. Майонез сылыйбыз. Ананас тезәбез, кабат майонез сылыйбыз, аннан сыр уабыз,...

Кирәк булачак: 100 г каты сыр (российский яки пармезан яки бүтән төрле), 3пешкән йомырка, 2 пешкән тавык түше, 1 банка консервланган ананас, кисәкле , ½ стакан әчтерхан чикләвеге, майонез.

Тавык итен ваклап турыйбыз һәм салат савытына беренче кат итеп җәябез. Майонез сылыйбыз. Ананас тезәбез, кабат майонез сылыйбыз, аннан сыр уабыз, өстенә шакмаклап тураган йомырканы салабыз, майонез сылыйбыз. Чикләвекне ваклыйбыз, кыздырып алабыз һәм салат өстенә соңгы кат итеп җәябез. Табынга бирер алдыннан бераз холодильникта тотабыз.

" Помидорлы- краблы" салат

Бу салатны бала- чагалар да, өлкәннәр дә бик яратып ашый.

Ингредиентлар:

Помидор - 300 г

Сыр -100 г

Краб таякчыклары- 240 г

Майонез 1 а.к.

Сарымсак 2 төш

тоз1/2 ч.к

Борыч 1/4 ч.к

Барысын бергә болгатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев