Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән әби галошына мәдхия

Әби галошы. Картайган саен хәтердә балалык еллары яңара,безнең балачак авыр булса да төшләргә кереп йөдәтә,уйландыра.Бигрәк тә мәктәп еллары сагындыра.Аякта әни Әтнә базарыннан алып кайткан чабата.Мәктәпкә,киеп-салырга җайлырак дип,юкә башмак киеп барабыз.Яз,көз пычракларында аяклар юешләнмәсен өчен,күтәрмәле башмак киябез.Класста мич артына тәртип белән төзеп куелган 20-25 пар башмак эле дә күз алдыннан китми....

Әби галошы.

Картайган саен хәтердә балалык еллары яңара,безнең балачак авыр булса да төшләргә кереп йөдәтә,уйландыра.Бигрәк тә мәктәп еллары сагындыра.Аякта әни Әтнә базарыннан алып кайткан чабата.Мәктәпкә,киеп-салырга җайлырак дип,юкә башмак киеп барабыз.Яз,көз пычракларында аяклар юешләнмәсен өчен,күтәрмәле башмак киябез.Класста мич артына тәртип белән төзеп куелган 20-25 пар башмак эле дә күз алдыннан китми.

Авылда сирәк булса да резин галошлар да күренгәли.Без аларның хуҗаларына кызыгып карый идек.Башлангыч сыйныфта укыган еллар булса кирәк,әни миңа арты ертылган галош табып кайтты.Аны күрше Хөсәен абый резин кләе белән ябыштырып ,киеп йөрерлек хәлгә китерде.Мин аларны,бик киясм килсәдә,Сабантуена кадәр сакладым.Ул көнне мәйданда миннән дә бәхетлерәк кеше булгандыр ,мөгаен.

"Галош" белән "авыл" төшенчәсен бер-берсеннән аерып булмыйдыр.Авыл кешеләренең иң кирәкле яак киеме булган галошның да үз тарихы бар.Европалылар Көньяк Америка континентына аяк баскач,анда индеецларның су үткәрми торган тукымалардан,аяк киемнәрен файдалануларын күргәннәр.Индеецларның балалары да эластик туплар белән уйнап йөргәннәр.Җирле халык анда үсә торган гевея агачының согын алып(бездә нарат сагызы алган кебек) ,бу сокны эластик материал каучукка әйләндергәннәр. Ләкин каучуктан эшләнгән өйберләр эсседө эри,салкында уалучан сыйфатка ия булганлыктан, бары тик 19 гасырның 1-яртысында вулканизация процессы (каучукны күкерт ,корым белән җылыту)ачылганнан соң гына каучуктан резина эшли башлаганнар. Резинадан аяк киемнәре,ягъни галошлар эшләү киң җәелгән.галошларны башта шәһәр байлары гына кигән,аннары бөтен шәһәр халкына таралган.Авылдагы хәлле хрестьяннар итеккә галош киеп масайганнар.Соңрак кышкы галошлар чыга башлый.Аларның эчләренә җылы материя куеп калдыра башлаганнар.Алар җылы да булганнар,эчке аяк киемнәрен дә пычратмаганнар.

Россиядә беренче резина аяк киемнәре 1859 елдан Санк Петербургның гуттаперча әйберлә һәм галошлар фабрикасында җитештерелә башлый.Совет галошларын 1921 елда Мәскәүнең "Большевик" фабрикасында эшләү җайга салына.

Резин аяк киемнәре хәрби эштә дә киң кулланыла.Элегрәк АКШ хәрбиләре озын кунычлы резин ботинкалар, Бөек Ватан сугышы вакытында кыш көннәрендә кызылармеецлар киез итекләр өстеннән резин галошлар кигәннәр.

Хәзер су үткәрми торган, шул ук вакытта җылы резин аяк киемнәре киң кулланыла.Сыйфатлы, чыдам, уңайлы, гигиеник таләпләргә җавап бирә торган махсус резина аяк киемнәре киң таралган. Бу хәзерге заманда. Ә элегрәк галошлар, резин итекләр терлекчеләр, механизаторлар өчен бердәнбер аяк киемнәре иде.Кыш көне аяклар туңу, җылы көннәрдә тирләү нәтиҗәсендә, озак еллар терлекче, механизатор булып эшләүчеләр олыгайгач аяклары сызлап, ревматизм эләктереп азапландылар.

Мин авылда ике төрле галошны беләм: койган яки шахта галошы һәм кызыл эчле әби галошы. Алардан башка авыл яши алмый. Әби галошы авыл кешесенең аягыннан ел буе төшми. Бакчасында казынганда да,терлек арасында йөргәндә дә аның аягында әби галошы булыр. Чөнки аягына затлырак аяк киемнәре, туфлилар киеп ул мондый эшләрне башкара алмый. Узган гасырның ахырларында да авыл мәктәбенең хатын-кыз укытучылары мәктәпкә аякларына кетер ак йон носкилар һәм чем-кара ялтыравыклы әби галошлары киеп килерләр иде.Ир укытучылар да туфлилар өстеннән галош киеп йөрделәр. Нишлисең бит, авылның пычрак урамнарында, балаларга үрнәк булыйм, эстетик тәрбия бирим дип, матур туфлиләр киеп булмый шул.

Ел буена авыл кешесенә җәй, кыш өчен берничә пар төрле үлчәмдәге галошлар кирәк.Авылда иң кирәкле,кибеттә иң күп сатыла торган аяк киеме-әби галошы. Аның бәясе дә көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Бүген аның бәясе 230, олтырагы белән 260 сум.Тик галошның бәһәсе арта, ә сыйфаты кими.

Бу юлларны язганда бер анекдот искә төште. Авылдан шәһәргә кунак булып килгән бер агай, бераз сыйланып алгач, 15 каттан егылып төшә. Бу күренешнең шаһиты булган чит ил туристы әйтеп куя: " вәт ичмасам урыс резинасы таза, кешесе пәрәмәч булган, ә галошлары шул килеш..."

Галош авылда әле дә дәрәҗәсен югалтмый. Мөмкинлегем булса, авыл халкына тугры хезмәт иткән чабата, юкә башмак һәм резин галошка авыл уртасында һәйкәл куяр идем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев