Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән борай бәлеше

Бәлеш эчлеге өчен: 600 г борай; 900 г сөягеннән араланган ит (майлырак булса яхшырак); 300 г суган. Камыр өчен: 3 йомырка; 100 әр г сөт һәм су; 30 г чүпрә; кирәгенчә тоз. Борайны юабыз һәм дөге шикелле үк итеп бүрттереп, иләк аша суык су белән юып сөзәбез. Аннан соң шак...

Бәлеш эчлеге өчен:

600 г борай;

900 г сөягеннән араланган ит (майлырак булса яхшырак);

300 г суган.

Камыр өчен: 3 йомырка; 100 әр г сөт һәм су; 30 г чүпрә; кирәгенчә тоз.

Борайны юабыз һәм дөге шикелле үк итеп бүрттереп, иләк аша суык су белән юып сөзәбез. Аннан соң шак маклап туралган ит, тарткан булса да ярый, суган, борыч һәм тоз белән болгатабыз да вак бәлешләр ясап, зур итеп тә ясарга мөмкин, мичтә 45 минут пешерәбез. Зурын пешергэндэ, шулпа салып торабыз.

Пешеп чыккач өстен сыер мае белән майлап алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев