Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән бәйрәм табынына " Баллы пәхләвә"

ИНГРЕДИЕНТЛАР: ● 3 стакана он ● 1 стакан минералка ● 1 ч. кашыгы шикәр комы ● 1 чеметем тоз ● 3 а.к. аракы ● 1 а.к. сметана Әзерләү: 1.Онны тирән савытка салып уртасын чокырлыйбыз. Шул чокырга сметана, минералка, аракы,тоз,шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. 2.Өстәлгә он сибеп, камырны бераз басып, салфетка...



ИНГРЕДИЕНТЛАР:
● 3 стакана он
● 1 стакан минералка
● 1 ч. кашыгы шикәр комы
● 1 чеметем тоз
● 3 а.к. аракы
● 1 а.к. сметана

Әзерләү:
1.Онны тирән савытка салып уртасын чокырлыйбыз. Шул чокырга сметана, минералка, аракы,тоз,шикәр комы салып яхшылап болгатабыз.
2.Өстәлгә он сибеп, камырны бераз басып, салфетка белән каплап торабыз. Аннан тагын бер кат басабыз.
3. 1 мм калынлыгында камыр җәябез. Рулет итеп төрәбез. Җәемгә аз гына он сибеп җибәрсәгез дә була
4. Үткен пычак белән рулетны 45 градус почмагында 2 см киңлектә кисәбез.
5.Тирән табада май кыздырабыз.Рулет кисәкләрен ике яклап кыздырып алабыз.
6. Әзер пәхләвәне кәгазь сөлгегә салып, маен киптерәбез.
Сироп әзерләү:
● 1 стакан песок
● 2/3 стакан су
● 1 ч. к. бал
1.Сыеклыкны шарчыклар пәйда булганчы болгатып торып кайнатабыз.
2.Пәхләвә бераз суынгач шукл сиропка берәм - берәм манып алабыз.
3. Өстенә бераз вакланган чикләвек яки шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев