Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән генә була бу

17 октябрь көнне Ары мәдәният йортында кичен "Көзге бал" бал үткәрделәр. Аптырарлык ние бар дисезме? Сүз дә юк, бәхәсләшергә җыенмыйбыз, муллык хөкем сөргән чор. Тик Арыларныкы кеше төсле генә булмаганын бөтен республика белә хәзер. Булган муллык, салатлар ясау, концерт номерлары бары да кешенеке кебек... Бер генә аерма, арылар дәррәү кубалар.......

17 октябрь көнне Ары мәдәният йортында кичен "Көзге бал" бал үткәрделәр. Аптырарлык ние бар дисезме? Сүз дә юк, бәхәсләшергә җыенмыйбыз, муллык хөкем сөргән чор. Тик Арыларныкы кеше төсле генә булмаганын бөтен республика белә хәзер. Булган муллык, салатлар ясау, концерт номерлары бары да кешенеке кебек... Бер генә аерма, арылар дәррәү кубалар.... күңелле итеп яши беләләр. Бер нәрсә дә тамга өчен генә эшләнми монда.

Иң гаҗәпләндергәне - бүләк! Акча булсамы.... ашыкмагыз, нәкъ менә акча юк авыл клубла

рында, шуңа күрә фантазия эшкә җигелә. Клуб директоры Райлә Кадимова җиңүчегә "Мистер помидор" тапшырды...

Ә менә анысы, рәсемнән үзегез дә карагыз, нинди һәм кемнәрнең генә киеме юк монда... Уйлап та табарга кирәк, ясап та утырырга вакыт җиткән. Нәтиҗә һәрвакыттагыча. Бездә халык "Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт" , ди. Ары бу юлы да шаккатырды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев