Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә гошер өчен рәхмәт

Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла. Биредә мөхтәсибәтнең, авыллардагы мәчет дин әһелләренең ярдәме зур. Шунысы да бар, күп очракта конкрет ярдәм күрсәтелә. Яңа гына редакциягә Рәхмәт хаты тотып Күшәр авылы мулласы Фәтхрахман Сәфәров керде. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры имзасы салынган хатта: "...Соңгы елларда илебездә динебезне торгызу, халкыбызның...

Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла. Биредә мөхтәсибәтнең, авыллардагы мәчет дин әһелләренең ярдәме зур.

Шунысы да бар, күп очракта конкрет ярдәм күрсәтелә. Яңа гына редакциягә Рәхмәт хаты тотып Күшәр авылы мулласы Фәтхрахман Сәфәров керде. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры имзасы салынган хатта: "...Соңгы елларда илебездә динебезне торгызу, халкыбызның ислам диненә карата булган ихтыяҗын канәгатьләндерү юнәлешендә зур эш башкарыла. Быел да Сезнең тарафтан җибәрелгән гошер сәдакасын кабул итеп алдык. Казан югары мөселман мәдрәсәсе "Мөхәммәдия" күрсәткән ярдәмегез өчен Сезгә үзенең олы рәхмәтен җиткерә", - дигән юллар бар.

Яңа Кенәрдәге сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус (коррекцияләү) VIII төр дәүләт бюджетындагы белем бирү интернат мәктәбе дирекциясе исеменнән дә шундый ук хат килде. "Мокшы, Ташчишмә, Иске Өңем авылларыннан безне кайгыртып бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп китергән мәчет муллалары Фәрит Хәбибрахманов һәм Габделнур Әскаровка, авыл халкына, җыеп, алып килүне оештырган Хөрмәтулла Сибгатуллин, Рафил Сибгатуллин, Зиннур Әскаров, Әнәс Галимов, Самат Бәйрәмовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сәдакаларыгыз кабул булсын", - диелгән интернат мәктәбе директоры Ленар Вәлиев җибәргән Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев