Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән "Гыйнвар ае" салаты

Әлеге салатны ясау өчен: 1 банка яшел борчак, 400 грамм кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга да була), 100 грамм ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак. Суганны, колбасаны вак...

Әлеге салатны ясау өчен: 1 банка яшел борчак, 400 грамм кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга да була), 100 грамм ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак.

Суганны, колбасаны вак һәм шакмаклап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп турап, шикәр комы, тоз, уксус өстәп уабыз, яшел борчак һәм йомырка өстәп, майонез белән болгатабыз. Яшел тәмләткечләр белән бизибез.

Салатыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев