Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән җиңелчә аш рецепты

Кәстрүлгә су яки яшелчә, ит шулпасы салып, кайнатып чыгарырга. Яшелчәләрне чистартырга, бәрәңгене шакмаклап турарга, кишерне уарга, суганны ярымбоҗралап ,помидорны шакмаклап турарга. Кәбестәне юка итеп һәм укропны ваклап турарга. Кайнап чыккан суга бәрәңге салып 5 минут кайнатырга,кәбестә өстәргә, лавр яфрагы өстәп тагын 10 минут кайнатырга. Табада акмай җылытып, суганны 5 минут,...

Кәстрүлгә су яки яшелчә, ит шулпасы салып, кайнатып чыгарырга. Яшелчәләрне чистартырга, бәрәңгене шакмаклап турарга, кишерне уарга, суганны ярымбоҗралап ,помидорны шакмаклап турарга. Кәбестәне юка итеп һәм укропны ваклап турарга.

Кайнап чыккан суга бәрәңге салып 5 минут кайнатырга,кәбестә өстәргә, лавр яфрагы өстәп тагын 10 минут кайнатырга. Табада акмай җылытып, суганны 5 минут, кишер салып тагын 5 минут кыздырырга. Аш шулпасына әлеге кыздырманы салып 10 минут, укроп һәм помидор өстәп, борыч һәм тоз салып тагын 5-7 минут кайнатып алырга. Табынга чыгарганчы 10- 20 минут суытып алырга. Шулай ук гөмбә өстәргә дә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев