Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән җиләкле желе

Әлеге рецепт алма ишелеп уңган ел өчен яхшы. Ясап карагыз, бик тәмле, өстәлгә куярга бик затлы... Бер чиләк алманы юып, эчен аласы, зур кәстрүлгә, алма өстенә 1 литр су салып пешерәсе. Пешеп чыккач, икенче кәстрүл өстенә дуршлаг куеп, пешкән алманы салып иртәнгә кадәр калдырасы. Иртән дуршлагтан аккан сокны стаканлап икенче...

Әлеге рецепт алма ишелеп уңган ел өчен яхшы. Ясап карагыз, бик тәмле, өстәлгә куярга бик затлы...

Бер чиләк алманы юып, эчен аласы, зур кәстрүлгә, алма өстенә 1 литр су салып пешерәсе. Пешеп чыккач, икенче кәстрүл өстенә дуршлаг куеп, пешкән алманы салып иртәнгә кадәр калдырасы. Иртән дуршлагтан аккан сокны стаканлап икенче савытка саласы. Гадәттә 10 литрлы чиләктән 6 стакан сок була.

Шул 6 стакан сокка 6 стакан шикәр комы кушып, 1 сәгать кайнатасы. Кайнаганда өстенә җыелган элпэсен алып торасы. Сүндергәч шул кайнатмага 1 касә җиләк ( карлыган, нинди җиләк-җимеш бар, кура җиләге бик матур булып тора, тәмле дә) салып болгатасы. Суынгач дерелдәп тора торган катнашма барлыкка килә, савытларга салып туңдыргычка куйсагыз да, әлеге катнашма катмый. Суыткычта тотсагыз да була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев