Әтнәләрдән кабак кайнатмасы
500 грамм кабак, 1,2 кг шикәр комы, 1 стакан су, 500 грамм антоновка алмасы, 2 груша, 1 лимон, аз гына ванилин алына. Кабак шакмаклап турала, өстенә шикәр комы салып 1 тәүлек тора. Икенче көнгә 1 стакан су, телемләп туралган алма, груша салып утка куегыз. Әледән-әле газ өстеннән алып суытыла. Өченче...
500 грамм кабак,
1,2 кг шикәр комы,
1 стакан су,
500 грамм антоновка алмасы,
2 груша,
1 лимон,
аз гына ванилин алына.
Кабак шакмаклап турала, өстенә шикәр комы салып 1 тәүлек тора.
Икенче көнгә 1 стакан су, телемләп туралган алма, груша салып утка куегыз. Әледән-әле газ өстеннән алып суытыла. Өченче кайнатканда вак итеп туралган, пешекләнгән лимон, ванилин өстәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев