Әтнә таңы

Әтнәләрдән катлы камыр рецепты

Бу бик җайлы әзерләнә торган камыр. Аны әзерләү өчен бары 10 минут вакыт үтә. Нәтиҗәсе исә - искитмәле, йомшак, шул ук вакытта кетердәп торган катлы камыр. Майны төрлесен алырга мөмкин, акмай да, маргарин да, туңмай да ярый. Бу камырны холодильникта берничә көн сакларга мөмкин. Шулай итеп, 200 г маргарин ,...

Бу бик җайлы әзерләнә торган камыр. Аны әзерләү өчен бары 10 минут вакыт үтә. Нәтиҗәсе исә - искитмәле, йомшак, шул ук вакытта кетердәп торган катлы камыр. Майны төрлесен алырга мөмкин, акмай да, маргарин да, туңмай да ярый. Бу камырны холодильникта берничә көн сакларга мөмкин. Шулай итеп, 200 г маргарин , 1 йомырка сарысы, 100 мл каймак яки кефир яки ачыган сөт, бер чеметем тоз һәм 500 г он алабыз.Онга маргарин кушып кул белән болгатабыз. Аннары калган әйберләрне салып бетерәбез.Камыр басабыз һәм холодильникка тыгып куябыз. Печенье пешерәсезме, пирогмы - сезнең камыр әзер. Без исә сезгә тәмле печенье пешерергә тәкъдим итәбез. Камырны алып, җәябез һәм өчпочмаклар кисәбез. Аерым савытта калган йомырка агын болгатабыз., һәм тагын бер савытта 1 стакан тирәсе шикәр комы алабыз. Табага он сибәбез, һәр өчпочмакны йомырка агына манып, шикәр комына тыгып алабыз һәм коры ягы белән табага тезәбез, шикәр комлы ягы өстә калсын. Алда әйтелгән күләмдәге камырдан 4 таба печенье чыга. 180 градуста кызарганчы пешерәбез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: