Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән Казаннарга бүләк

Мәгариф бүлеге һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре машина белән төяп Казанның "Ярдәм" мәчетенә, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернат-йортка (биредә акыл ягыннан зәгыйфьләр тәрбияләнә) әрҗәләп Яңа ел бүләкләре илтеп кайттылар.

"Ярдәм" мәчтендә сукырлар һәм начар күрүчеләр шунда торып янындагы мәдрәсәдә дини белем алалар. Аларны "Брайль" системасы буенча укыталар. Мәктәптәзн тыш эшләр үзәге хезмәткәре Раилә Фәхретдинова: "Бөтен Әтнә халкына рәхмәт җиткерүне сорадылар", - дида. Интернат-йортта да безнекеләр алып килгән бүләкләргә - аеруча йоннан бәйләгән әйберләргә куанганнар. Узган елны Әтнәләр китергән носкиларны әле дә киертәбез, диюләре үк ни тора. Монысы мәктәптә укучы балаларның әни-әбиләре хезмәте.

Бу гына да түгел, үзебезнең Олы Әтнә мәчетенә дә канцтоварлар һәм бәйләгән әйберләр бүләк иткәннәр. Шәфкатьлелекнең ачык чагылышы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев