Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән кичке ашка – пешкән баклажан

Ингридиентлар: 800 г баклажан, 200 г помидор, 100 г укроп, 1 йомырка, чеснок, тоз, сыр, көнбагыш мае. Түбәндәгечә әзерләнә: Баклажаннарны юып чистартыгыз, 0,5-2 см итеп буйга кисегез. Баклажан кисәкләрен тозлы суга салып ярты сәгатькә калдырыгыз. Помидорларны юка телемләп кисегез, укропны ваклап, "зелень" итегез. Чеснокны ваклап кисегез, сырны угычтан чыгарыгыз. Укроп...

Ингридиентлар: 800 г баклажан, 200 г помидор, 100 г укроп, 1 йомырка, чеснок, тоз, сыр, көнбагыш мае.

Түбәндәгечә әзерләнә:

Баклажаннарны юып чистартыгыз, 0,5-2 см итеп буйга кисегез. Баклажан кисәкләрен тозлы суга салып ярты сәгатькә калдырыгыз.

Помидорларны юка телемләп кисегез, укропны ваклап, "зелень" итегез.

Чеснокны ваклап кисегез, сырны угычтан чыгарыгыз. Укроп янына сыр,чеснок кушып яхшылап болгатыгыз. Бу эчлек була.

Йомырканы чәнечке ярдәмендә яхшылап болгатыгыз. Баклажаннарны сөлгегә куеп киптереп алыгыз, йомыркага маныгыз. Шуннан соң, майлы табада ике яктан да кыздырып алыгыз.

Әзер баклажан кисәгенә бер телем помидор, бер бал кашыгы эчлек салып рулет итеп төрегез. Әзер рулетларны бераз суыткычка куеп алырга кирәк.

Ашыгыз тәмле булсын!

Башкача әзерләргә дә була. Моның өчен 2 данә баклажан, 4 данә помидор, каты сортлы 200 грамм сыр, 4 тырнак сарымсак, 10 мл үсемлек яки зәйтүн мае, 3 аш кашыгы петрушка, тәменчә тоз һәм борыч кирәк.

Түбәндәгечә әзерләнә:

Яхшылап югач, баклажан һәм помидорларны яртышар сантиметрлы түгәрәк телемнәргә кисегез. Баклажпаннарны ике яктан да тозлагыз. Табага пергамент җәегез, аны майлагыз. Шуңа түгәрәк баклажан кисәкләрен тезегез. Сарымсакны пресс белән изегез яки угыч аша чыгарыгыз, өстенә азрак кайнар су коегыз. Шул сыеклык белән һәр баклажан түгәрәген майлагыз. Сырны да угычтан чыгарыгыз. Аны баклажаннар өстенә, шуннан соң борыч сибегез. Помидор түгәрәкләрен сыр өстенә куеп чыгыгыз, тоз сибегез. Табаны 180 градуска кызган духовкага 25 минутка куегыз. Әзер булганчы пешерегез. Әзерлеген агач теш чистарткыч белән тикшереп карарга мөмкин: әгәр кабыклары һәм баклажан үзе дә йомшак булса, әзер дигән сүз. Суынгач, әстенә петрушка сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев