Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән киңәш

Белеп торыгыз! Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара. Әгәр яралансагыз бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз.Ярагыз күз алдында төзәлер. Чуан чыкканда пешкән алманы икегә бүлегез дә шикәр...

Белеп торыгыз!

Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Әгәр яралансагыз бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз.Ярагыз күз алдында төзәлер.

Чуан чыкканда пешкән алманы икегә бүлегез дә шикәр пудрасына сөртеп, аны чуанга куегыз, өстеннән бинт белән бәйләгез. Көнгә ике тапкыр алыштырыгыз.

Бик нервлансагыз бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.

Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

Кан басымы югары булганда көнгә өч аш кашыгы бодай ашагыз, юып, пешермичә.

Тешне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсаң, тешегез агарып китәр.

Тамак авыртканда һәм йөткергәндә 1-2 стакан юкә чәе эчеп куегыз. Бу тын юллары ялкынсынуын йомшарта.

Әгәр тәпиегезне җәрәхәтләсәгез авырткан урынны марганцовка эретмәсе белән юыгыз, аннары мамык белән корытыгыз һәм балалар кремы я май ышкып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев