Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән киңәш

Белеп торыгыз! Каннарында холестерин күп кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә. Баскычтан җәяү менәргә тырышыгыз. Америка галимнәре фикеренчә, һәр баскыч кешенең гомерен 4 секундка озынайта икән. Аягыгызны көзән җыерганда бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аяггыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз. Күз төбегез...

Белеп торыгыз!

Каннарында холестерин күп кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.

Баскычтан җәяү менәргә тырышыгыз. Америка галимнәре фикеренчә, һәр баскыч кешенең гомерен 4 секундка озынайта икән.

Аягыгызны көзән җыерганда бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аяггыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.

Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, калай консерва банкасы да ярый, тик буш булмаска тиеш.

Астма өянәге булганда куе кофе ярдәм итә.

Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Әгәр яралансагыз бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз. Ярагыз күз алдында төзәлер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев