Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән китми булмый инде

Китми булмый инде... Унбер ел , унбер көн кебек үткән дә киткән. Кризисның салкын җилләре Рәсәй финанс министрлыгының сак хезмәтенә дә килеп кагылды. Шул хезмәтнең Татарстандагы 93 отрядында иллегә якын хезмәткәрне кыскартук көтелә. Отрядта иң өлкән хезмәткәр буларак, беренче чиратта кыскартуга мин дә эләгәчәкмен. Мәскәүдән әмер килгәнне көтмәскә, алданрак китәргә...

Китми булмый инде...

Унбер ел , унбер көн кебек үткән дә киткән. Кризисның салкын җилләре Рәсәй финанс министрлыгының сак хезмәтенә дә килеп кагылды. Шул хезмәтнең Татарстандагы 93 отрядында иллегә якын хезмәткәрне кыскартук көтелә. Отрядта иң өлкән хезмәткәр буларак, беренче чиратта кыскартуга мин дә эләгәчәкмен. Мәскәүдән әмер килгәнне көтмәскә, алданрак китәргә булдым. Унике ел яшәп килгән 93 отряд чын мәгънәсендә зур бер йодрык булып оешкан, дус- тату оешма. Кешеләре - берсеннән берсе әйбәт. Шуңа күрә бу отряд белән хушлашу, ничектер ямансурак. Китәсе дә килми, китми дә булмый. Унике ел аз вакыт түгел. Бу чорда төрле хәлләр булды. Отрядның алыштыргысыз җитәкчесе Миннехан Харис Хайруллинның йокысыз төннәре дә аз булмагандыр. Максатым - бу хәлләрне санап чыгу түгел, барфы искәртеп кенә утү. 93 отрядның бер кисәкчеге булган, Рәсәй федерал казначылыгының Әтнә районы бүлегенең сак хезмәтендә унбер елга бары тик өч кенә кеше алышынды. Аның берсе минем кебек картаеп китсә, икесе үзләренә югарырак хезмәт хакы түләнә торган эш таптылар. Бу гадәти хәл. Безне Алла саклады. Унбер елга бер генә фаҗига да, күңелсез хәлләр дә, тәртип бозу очраклары да булмады. Ходай: " Сакланганны саклармын",- дигән. Алла кушып моннан соң да шулай булсын. Безнең районда яшәүче халыкның үтә дә тәртипле, тыңлаучан булуын искәртеп үтәргә кирәк. Русча әйтсәк, "законопослушный" кешеләр яши бездә. Үземә лаеклы алмаш әзерләдем дип уйлыйм. Киләчәктә мин башкарган хезмәтне утыздан артык эчке эшләр бүлеге пенсионерлары арасыннан сайлап алынган Бәйрәмов Тәлгат Вәкил улы башкарачак. Аның белән ике оешмада дистә еллар бергә эшләдек. Аңа бары уңышлар гына теләргә кала. Үземә килгәндә , "Әтнә таңы" гәҗите белән элемтәләрне тагын да ныгытырга исәп. Ходай гомерне бирсә, роман ук язмасам да, бер-ике бәян оештырырга дип уйлыйм. Насыйп булса, өзекләре "Әтнә таңы"нда урын алыр. Язылган мәкаләләрнең озак вакыт гәҗиттә басылмый ятуы гына бераз күңелне төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев