Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән мәзәкләр

- Әти, укытучы бүген минем турыда: "Алма агачыннан ерак төшми", - диде. Ул нәрсәне аңлата? - Яле, әйт, дуңгыз - нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?! * * * - Кара песи бәхетсезлек китерә аламы, ничек уйлыйсың? - Бу синең үзеңнең кешеме, әллә тычканмы булуыңа карый... * * * Таһир,...

- Әти, укытучы бүген минем турыда: "Алма агачыннан ерак төшми", - диде. Ул нәрсәне аңлата?
- Яле, әйт, дуңгыз - нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!
* * *
- Кара песи бәхетсезлек китерә аламы, ничек уйлыйсың?
- Бу синең үзеңнең кешеме, әллә тычканмы булуыңа карый...
* * *
Таһир, мин мине яратасыңмы?
- Яратам!
- Ә минем өчен гомереңне дә бирә алыр идеңме?
- Гомерне бирсәм, ул чагында сине кем генә яратыр соң, җаный?
* * *
Доктор авыруга:
- Я ничек, хәтерегез яхшырдымы?
Авыру:
- Ә син кем буласың? Нәрсә дип миңа бәйләнәсең?
* * *
Полковник казармага килеп керә дә, борынын җыерып:
- Нинди сасы ис монда?
Дежур солдат, үрә катып:
- Иптәш полковник, сез кергәнче бернинди дә ис юк иде!
* * *
- Тол ирнең икенче хатыны булырга теләмим!
- Беренчесе булу яхшыракмы синеңчә?
* * *
...Мин савыт-саба юа торган бик күп препаратларны сынап карадым да... ахырда өйләндем!
* * *
- "Ай донт ноу" ничек тәрҗемә ителә?
- Мин белмим...
- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...
* * *
- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?
- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.
* * *
Әгәр ирегез сезгә ялгыш чит хатын исеме белән дәшә икән: "Әү, җаныем!" дип әйтегез. Үкенмәссез...
* * *
Ике корт, тизәктән башларын чыгарып, сөйләшеп торалар ди:
- Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яшиләр... Ә нигә без тизәк эчендә?
- Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк дөньяда...
* * *
Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:
- Ах, син, юньсез кызый! әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!
* * *
Котлыйбыз! әле генә сез безнең лотереяда миллион доллар оттыгыз! Сезнең гаилә миллион ел дәвамында ел саен бездән берәр доллар алып торачак!
* * *
Тимур һәм аның командасы коммунистларның йорт стеналарына кызыл йолдыз төшерүне хәтта фашистик оккупация елларында да дәвам иткән...
* * *
Әбисе белән оныгы телевизор карап утыралар, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:
- Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? - дип сорый.
- Чирләмәсеннәр өчен! - ди әбисе.
* * *
- Доктор, минем башым әйләнә...
- Күрәм...
* * *
Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көт тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.
- Нигә вакытыннан алда җыенасың? - дип сорый аннан күршесе.
- Мондагы яңгыр үзәккә үтте...
- Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява лабаса.
- Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.
* * *
Әби белән бабай мич башында йоклап ята ди...
- Кортка, балык ашыйсың киләме? - ди бабай.
- Килә.
- Бар алайса, елгага төш тә, тотып алып кайт.
- Кит аннан! Төн уртасындамы?
- Тик кенә ятуыңны бел алайса.
* * *
Брежнев Ак Йортка шалтырата ди...
- Алло, бу Картермы?
- Юк.
- Рейганмыни?
- Түгел.
- Ә кем соң?
- Билл Гейтс.
- Ә-ә... Танымадым... Бай булырсың.
* * *
- Син кем белән исәнләштең ул?
- Икенче иремнең беренче хатынының өченче ире белән.
* * *
Яңа байгура, озак кына Эрмитажны карап йөргәннән соң, шундагы бер хезмәткәргә:
- Ярыйсы гына йорт икән дә... Җиһазлары бик иске.
* * *
- Бәхетле булу өчен ниләр кирәк?
- Кайчагында күршене караклар талап чыкса да җитә.
* * *
- Синең белән танышканнан бирле юньләп ашый да, эчә дә, тарта да алмыйм, - дип әйтә ди бер ир сөяркәсенә?
- Шулкадәр нык гашыйк булдыңмыни?
- Гашыйк дип... Ул нәрсәләргә акчам калмый башлады...
* * *
Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый
- Мин сездә ун ел эшлим инде, ләкин моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...
- Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! - дип җаваплый начальник.
* * *
Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри:
- Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез?
- Ычкын әле, башыңа берне биргәнче!
- Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачулар! Шаяртулар!
* * *
- Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.
- Гәзиткә белдерү биреп кара.
- Файдасыз. Ул бит укый белми...
* * *
Операция өстәлендә яткан авыру хирургтан сорый:
- Әйтегез әле, бу операциядән соң мин скрипкада уйный алырмынмы?
- Әлбәттә, уйный алырсыз.
- Чынмы?
- Әйе, әйе!
- Кызык кына операция икән, - дип куя авыру. - Беркайчан скрипкада уйнаганым булмады югыйсә...
* * *
Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар - гөмбәче якынлашып килә ди...
- Хәзер кисә башлый, - дип әйтә ди ак гөмбә.
- Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу, - дип әйтә ди чебен гөмбәсе.
* * *
Полкка солдат Ивановның атасы үлгән дигән хәбәр килә. Полковник үз янына капитанны чакырта.
- Ивановның атасы үлгән. Бу турыда аңа ничек тә йомшаграк итеп әйтергә иде...
...Капитан ротаны сафка тезә дә, команда бирә:
- Кемнәрнең аталары исән - бер адым алга! Иванов, ә син кая тыгыласың!?
* * *
Врач кабинетында:
- Доктор, нишләптер минем гел тәнем кычыта.
- Ә юынсагыз ничек?
- Юынып та карадым инде, ай да үтми, тагын кычыта...
* * *
- Нәрсә, Рабинович үлдеме әллә?
- Әйе шул, кичәгенәк үлде.
- Әйтәм аны, табутта ята...
* * *
- Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калырсың!
- Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.
* * *
Штирлиц Берлин буйлап машинада бара ди. Шәһәрне куе төтен баскан ди.
"Тагын үтүкне сүндерергә онытканмын", - дип уйлап куйган ди Штирлиц.
* * *
- Беләсеңме, әни, мин беркайчан да йоклаганда гырлый торган кешегә кияүгә чыкмаячакмын.
- Бик акыллы фикер, - дип хуплый әнисе. - Ләкин сынаулар вакытында, зинһар, сак була күр, балам.
* * *
- Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!
- Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.
* * *
Хатыны иренә:
- Кадерлем, чүп чиләген түгеп кер әле!
Ире авыр сулап:
- Яңа гына утырдым бит әле!
- Аңа кадәр нишләдең соң?
- Ятып тордым!
* * *
- Сиңа нинди кызлар ошый?
- Озын буйлылар.
- Соң син үзең кыска буйлы бит!
- Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.
* * *
Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
* * *
Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
- Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
- 30 минут.
- Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.
* * *
- Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да гөлт итеп кабынам да китәм...
- Нәрсә-нәрсә?
- Җенемне чыгарма, кабахәт!
* * *
- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?
- Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.
* * *
- Сез скрипкада уйный беләсезме?
- Төгәл генә әйтә алмыйм... Бер дә уйнап караганым юк.
* * *
- Кадерлем, әгәр мине тагын бер үпсәң, гомерлеккә синеке булырмын.
- Ах, искәртүең өчен рәхмәт...
* * *
- Биш мең биреп тор әле.
- Минем өч кенә мең бар.
- Ул да ярый. Тагын ике меңен тиеш булырсың.
* * *
- Нигә син шундый усал? - дип сорый бер эт икенчесеннән.
- Киресенчә, - ди теге эт, - мин бик йомшак күңелле, тик моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.
- Ник?
- Эш урынымны югалтудан куркам.
* * *
- Доктор, миңа сыра эчәргә ярыймы?
- Сез нәрсә, нинди сыра?!
- Ә киләчәктә?
- Сез нәрсә, нинди киләчәк?!
* * *
- Доктор, минем йөрәк тәртиптәме?
- Бик борчылмагыз... Ул сезгә соңгы сулышыгызга кадәр хезмәт итәчәк әле.
* * *
Айрат мәктәптән кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!
* * *
Бер хатын ахирәтенә үзенең ире турында сөйли:
- Мин аны 20дә очраттым, ә 23тә ташлап киттем.
- Әйбәт булган. Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул.
* * *
Балыкчы сөйли:
- Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.
* * *
Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:
- Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?
- Утырырга йомшак булсын өчен, улым.
- Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?
- Анысы инде атка җиңел булсын өчен!
* * *
Ике бабай очраша:
- Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы?
- Юк, мунчага бара идем әле.
- Ә-ә... Мин сине әллә мунчага бара микән дип торам...
* * *
Ике бабай әрепләшә:
- Мин синең җеназаңа да бармыйм, болай булгач.
- Ә мин синекенә барам!
* * *
- Улыгыз географиядән бик йомшак.
- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы абзар артына чыгарга да җитми бит!
* * *
Ике үсмер музейда абстракт картина янына килә. Шунда берсе - икенчесенә:
- Сыпыртыйк яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага күрмәсеннәр!
* * *
Күрше хатыннар сөйләшә:
- Ирең Нобель премиясе алыр өчен Стокгольмга киткән икән дип ишеттем.
- Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер.
* * *
- Тугрылык дигән нәрсә юк икән ул дөньяда. Кичә шуны ачыкладым: йөргән кызларымның икесе дә миңа хыянәт итәләр икән.
* * *
Яңгырдан соң шәһәр өстенә матур салават күпере чыга. Бөтен халык карап соклана. Балконында басып торган бер еврей гына зарлана:
- Юк-бар тамашага дигәндә, акча ба-ар аларда...
* * *
Бер дөя икенчесенә зарлана:
- "Чүл корабы" дигән исем тактылар да безгә, гел кайнар комлыкта асрыйлар менә хәзер. Суны да атнага бер генә бирәләр...
* * *
Өйгә исереп кайткан иренә хатыны ультиматум куя:
- Икенең берен сайла: я аракы, я мин!
- Ярый алайса... чыгар аракыңны, - дип хәл итә ире, бераз тирән уйга батып торганнан соң.
* * *
Бер чукча Анадырь каласында «Жигули» сатып ала. Байтак вакыт үткәч, тагын калага килеп чыга.
- Я, чукча, «Жигули» ничек? - дип сорыйлар аннан.
- Әх, шәп йөри «Жигули»! - ди чукча. - Шунысы гына начар: этләрне тиз арыта...
* * *
Совет чоры... Уфа каласында авылдан килгән карт белән карчык Ленин һәйкәленә исләре китеп карап торалар ди...
- Бу таз башлы таш курчакны нигә монда бастырганнар икән? - дип кычкырып гаҗәпләнә карт.
Аны якында гына торган бер милиционер ишетеп ала да: "Юлбашчыбызны мыскыл иттең", - дип, участокка алып китә башлый.
- Әй, милиция, туктале, - дип арага керә карчыгы. - Минем карт гел шундый тиле-миле сүз сөйләп тора инде ул, радио шикелле. Аның бер сүзен дә чынга алырга ярамый! Кушматы да "Радио" бит аның!
- Ә-һә! Син әле безнең совет радиосына тел тидерәсеңме! - ди дә милиционер, карчыкны да алып китә...
* * *
Төнлә, караңгы бер почмакта:
- Иптәш, якын-тирәдә милиция юк микән?
- Юк, күренми...
- Алайса, сал туныңны!
* * *
Казармада аракы эчәргә юл куймам! Монда сезгә балалар бакчасы түгел!
* * *
Суд залында.
- Ә сез ялган шаһитлык өчен нәрсә буласын беләсезме?
- Беләм, белмичә... Жигули вәгъдә иттеләр.
* * *
Старшина яшь солдатларга җирнең тарту көчен аңлата.
- Әгәр ташны өскә ыргыткач ул кире җиргә төшсә, димәк аңа җирнең тарту көче тәэсир итә.
- Ә суга төшсә? - дип сорый бер яшь солдат.
- Анысы безгә кагылмый. Анысын флотта өйрәнәләр.
* * *
КГБда телефон шалтырый:
- Алло, ә сез беләсезме Рабиновичның ишегалдында утын абзары барын?
- Шуннан?
- Ә сез беләсезме аның бер утын агачы эчендә алтын яшереп саклаганын?
....Бер көннән соң Рабинович Хаимга шалтырата:
- Рәхмәт, дустым! Кисеп кенә түгел, ярып та киттеләр...
* * *
Бер еврей, Израильгә киткәндә, таможня тикшерүе уза икән. Кулында зур һәм калын рамлы Ленин портреты.
- Бу нәрсә? - дип сорыйлар аннан.
- Нәрсә түгел, ә кем... Бу безнең сөекле юлбашчыбыз, мин аны Израиль халкына бүләккә алып барам.
...Билгеле ки, башка бер сорау да бирмичә, моны таможнядан үткәрәләр. Израиль таможнясында исә тагын сорыйлар:
- Бу кем?
- Кем түгел, ә нәрсә! - ди еврей. - Ун килолы алтын рам бу!
* * *
Юлда ике машина кара-каршы килә... Берсенең руль артында хатын-кыз, икенчесендә ир кеше... Якынлашкач, ир кеше тәрәзәдән башын тыгып:
- Сыер! - дип кычкыра.
Хатын-кыз да җавапсыз калмый, тәрәзәдән башын тыгып, артка таба каерылып:
- Син үзең хайван! - дип кычкыра...
Һәм нәкъ шул вакыт юл уртасында күшәп яткан сыерга килеп бәрелә...
* * *
Бер ир хатынына зарлана:
- Безнең малай тагын минем бумажниктан акча урлаган...
- Нигә гел аны гаеплисең? Бәлки ул акчаны мин алганмындыр...
- Анысы мөмкин түгел. Чөнки бумажник бөтенләй үк буш калмаган...
* * *
- Сез бик күп тартасыз...
- Тартсам соң?
- Тәмәке тарту үлемгә китерергә мөмкин.
- Һи, әйттең сүз! Борынгы греклар, әнә, бер дә тартмаганнар, ә барыбер үлеп беткәннәр.
* * *
Авылда, кич караңгы төшкәч, берәүнең өенә ике адәм килеп керә:
- Хуҗа өйдәме? Сезгә утын кирәкме?
- Юк, кирәкми.
- Ярый алайса, кирәкмәсә... - Теге адәмнәр чыгып китә.
...Хуҗа кеше иртән торып тышка чыкса - өеп куйган утын әрдәнәләрен төяп алып киткәннәр ди...
* * *
Унсигез яшь гомердә бер генә була. Ә сиксән бер яшь - тагы да сирәгрәк.
* * *
- Кайда эшлисең?
- Хәрби сер...
- Нәрсә ясыйсыз?
- Хәрби сер...
- Ә күпме аласың?
- Граната саен ун сум...
* * *
Сугышан соңгы еллар... Бер адәм кибеткә керә дә, ике стаканга йөзәр грамм аракы салдырып ала...
- Ә нигә бер стаканга гына ике йөз грамм салдырмадың? - дип аптырый сатучы.
- Бер стаканы үзем өчен, - дип аңлата адәм. - Ә икенчесен сугышта үлеп калган якын дустым өчен эчәм.
Байтак вакыт узгач, теге адәм тагын кибеткә керә дә, бер стаканга йөз грамм гына салдырып ала.
- Якын дустың өчен эчмисеңмени? - дип сорый сатучы.
- Аның өчен эчәм дә инде, - ди адәм. - Ә үзем, югыйсә, эчүне ташладым...
* * *
Бер шәһәр кешесе авылга ял итәргә килә. Йорт хуҗасы аңа әйтә:
- Монда чып-чын табигать кочагы инде! Әйтик, йокыдан безне әтәч уята.
- Бик яхшы! - ди шәһәр кешесе. - Иртәгә ул әтәчне унберенче яртыга куегыз!
* * *
- Сезнең ютәлегез миңа ошамый...
- Гафу итегез, доктор, ләкин яхшырак ютәлли алмыйм.
* * *
Тормыш ялган белән тулы... Имезлектән алып некрологка кадәр...
* * *
- Авыру, уяныгыз! Сезгә йокы даруы эчәргә вакыт!
* * *
Склероздан терелеп булмый, ул турыда онытыгыз...
* * *
Авыру - медсестрага:
- Шундый тәмсез дару бирәсез, авызга алмалы түгел!
- Нинди дару сөйлисез! Төшке аш ич бу!
* * *
- Дус кызымның туган көненә нәрсә бүләк итәргә дә белмим...
- Ә син китап бүләк ит.
- Юк, булмый... Аның китабы бар инде.
* * *
Дантист - пациентка:
- Тешегезне бораулаганда бөтен көчегезгә акырыгыз.
- Нигә??
- Эш шунда ки... Ярты сәгатьтән футбол башланачак, ә коридорда әле дистәдән артык кеше чират көтә...
* * *
Ир - хатынына:
- Синең яңа эшләпәң миңа ошамый...
Хатыны:
- Сиңа ошасын дип кенә баш түбәмә шешә утырта алмыйм ич мин!
* * *
Фермер хатыны - иренә:
- Кадерлем, безнең өйләнешкәнгә иртәгә ун ел тула. Шул уңайдан күркә суябызмы әллә?
Фермер:
- Ә күркәнең монда ни гаебе бар?
* * *
Ике тоткын төрмә камерасында утыралар.
- Безне дөрес аңламаслар дип әйттем бит мин сиңа, - ди берсе. - Ә син һаман приватизация да приватизация....
* * *
Океан корабынның батуыннан курыккан бер мадам капитаннан сорый:
- Әйтегез әле, капитан, җир еракмы моннан?
- Юк, ерак түгел, өч кенә чакрымда... Аста...
* * *
- Доктор, безнең авыр хәлдәге пациент үзен яхшы хис итә, аңына килде, сөйләшә башлады.
- Нәрсә диде?
- Үләм, диде...
* * *
Бер Африка илендә Франция илчесен ашаганнар ди... Франция хөкүмәте, әлбәттә, протест нотасы җибәргән... Озак та үтми, Африкадан җавап килеп төшкән: "Чыннан да бездә гаеп, ләкин юк өчен дусларча мөнәсәбәтләрне бозмыйк - сез дә безнең илчене ашагыз".
* * *
Бер төркем ир-ат күңел ачып утыра ди. Арада берсе нишләптер борын салындырган...
- Әй, сиңа нәрсә булды?
- Кайгым зур, дуслар: хатында СПИД тапканнар... Тукта, сез нигә агарынып каттыгыз әле?
* * *
Бәхет нәрсәме? Син үлдем дип ятасың, мәсәлән, ә бу вакытта аягың гына өзелгән була. Я, бәхет түгелме?!
* * *
Университет бәдрәфендә:
- Сессияңне тапшырып бетердеңме?
Уң як кабинкадан:
- Бетерерсең, бар, - теге ишәк таз зачет куймый интектерә.
Сул як кабинкадан:
- Куймаячакмын да!
* * *
- Сездә таракан даруы юкмы?
- Тараканнарыгыз ни белән чирли соң?
* * *
- Әйдә, зоопарклы уйныйбыз, - ди бер малай иптәшенә.
- Ә ул ничек?
- Мин маймыл булырмын, ә син миңа банан ашатырсың.
* * *
Аллаһ тәгалә сине гел күзәтеп тора. Аңа кызык булырлык итеп яшә...
* * *
- Ирең сине әле дә элеккечә үк яратамы?
- Мин аны бераз акылга утырттым инде...
* * *
- Әй, дус кеше, нигә балтаң суга төште?
- Балтам суга төште...
* * *
Күрше - күршесенә:
- Синең сыерың тәмәке тартамы?
- Юк!
- Алайса, абзарың яна.
* * *
Бер мадам, кибеттә егермеләп эшләпәне киеп караганнан соң, сатучыга:
- Мин, ахырсы, менә бу эшләпәне алырмын. Күпме тора?
- Берни дә тормый. Сез шуны киеп килгән идегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев