Әтнәләрдән персиклы ялкау кекс
Персиклы ялкау кексны ясау өчен бары тик 25 грамм желатин, 2 кап эремчек, 1 банка сгущенка кирәк. Консервыланган яки "свежий" персик, яки башка төрле күңелегезгә якын булган җиләк-җимеш алырга мөмкин. Кексны ясау: Кайнаган салкын су белән желатинны бергә кушарга да, акрын утта эреп беткәнче болгатырга. Эремчек белән сгущенканы бер массага...
Персиклы ялкау кексны ясау өчен бары тик 25 грамм желатин, 2 кап эремчек, 1 банка сгущенка кирәк. Консервыланган яки "свежий" персик, яки башка төрле күңелегезгә якын булган җиләк-җимеш алырга мөмкин.
Кексны ясау:
Кайнаган салкын су белән желатинны бергә кушарга да, акрын утта эреп беткәнче болгатырга.
Эремчек белән сгущенканы бер массага килгәче болгатырга.
Туралган җиләк-җимешләрне бергә кушарга, яхшылап болгатып, шуңа желатинны салырга. Азрак суынган булырга тиеш. Кабат яхшылап болгатырга да, формага салып, суыткычка 5 сәгатьтә куярга. Бик тәмле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев